Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авыл җирлекләре конкурста катнашачак

  Республика муниципаль берәмлекләр советы грантлар бирүгә конкурс игълан итте.

 

Элек грантның күләме бер миллион сум булса, менә өченче ел инде конкурста җиңүчеләргә 1,5 миллион сум бирелә. Авыл халкы бу средстволарга нигездә трактор сатып ала. Тимер ат бит авылда бик кирәк. Акчаны шулай ук авыл җирлегендә инфраструктураны яхшыртуга – су белән тәэмин итү системасын ремонтлауга, күперләр һәм юллар төзүгә юнәлтергә була.

–Конкурс 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә әлкилеләр грант акчаларына 13 трактор сатып алды. Тагын дүрт авыл җирлегенең исәп-хисап счетларына инде акчалар керде. Салман, Иске Алпар, Чиябаш һәм Ташбилге җирлекләре җитәкчеләре әлеге средстволарга МТЗ-82 маркалы тракторлар  алырга планлаштыралар. Быел районның тагын дүрт муниципаль берәмлеге конкурста катнашуга заявка бирде,–ди район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев