Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Авыл малайлары” сәхнәне дер селкетте

​​​​​​​Узган җомга кичендә район мәдәният йортына концерт карарга килүчеләр бер генә дә үкенмәгәндер.

  Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы куйган ике сәгатьлек тамаша рәхәт бер ял булды.

 

 

Концерт укытучылар һәм балалар хоры чыгышы белән башланып китте. “Родина моя”, “Бөек татар” җырлары тамашачының бөтен игътибарын җәлеп итте. Музыка укытучысы Фирдания Хәбибуллина җитәкчелегендә педагоглар һәм укучылар бу җырларны күңел кылларын тибрәтерлек итеп, чиста, матур башкардылар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичәнең тематикасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Сәхнәдә төрле милләт җырлары яңгырады, биюләре күрсәтелде. Татар, рус, чуаш, төрек халык биюләре әйбәт куелышы һәм башкарылуы белән сокландырды. Ә педагог хатын-кызларның урак өстендә басудагы хезмәтне бию аша күрсәтүе кичәне төрләндереп, ямьләндереп җибәрде. Эльмира Мунадиеваның салмак матур тавыш белән җырлавы бу күренешне тагын да бизәде.

Мәктәп коллективы бөтен нәрсәгә оста. Рәсим Мәрдиев, Гөлназ Хәлиуллина, Нурия Хөснетдинова, Эльмира Мунадиева, Айдар Абдуллин, шулай ук “Мечта” һәм “Парне” ансамбльләре башкаруындагы җырлар да тамашачыларны битараф калдырмады.

“Авыл малайлары” төркеме турында (Исмәгыйль Юлдашев, Булат Вәлиев, Ранил Шәмсетдинов, Ранил Әхмәтҗанов, Ильяс Садыйков) аерым да әйтәсе килә. Үз чыгышлары белән алар бөтен залны җанландырдылар. “Без авыл малайлары” җырына хәтта залдан да кушылып җырлаучылар булды. Ә “Эх сез, матур кызлар”ны җырлаганда егетләр тамаша залына төшеп биеп алырга да өлгерделәр. Гомумән, җырчы егетләр тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Аларны бик озак алкышладылар.

“Чишмә” ансамбленең исеме җисеменә ничек кенә туры килә. Җырчыларның тавышлары шундый чиста, аккан судай челтерәп, яңгырап тора.

Һәр ансамбльнең милли киемнәрдән чыгыш ясавы да концертка күркәмлек өстәде, аның эчтәлеген баетып җибәрде.

Сәхнәләштерелгән күренешләр дә күп алкышларга лаек булды. Ильяс Садыйков һәм Данил Әһлиуллинның баянда уйнавы бигрәк тә дулкынландырды. Аның серле моңлы тавышы бөтен залны тутырды, күңелләргә үтеп кереп ихлас, рәхәт тойгылар уятты. Баян тавышын тагын нинди уен коралыныкы белән чагыштырып була соң?!

Мәктәп коллективының концерты бик матур булды. Дөрес, санитар-эпидемиология таләпләре нигезендә зал тулы түгел иде. Шуңа да без үзебезнең газетаның инстаграм битендә концерттан тулы эфир алып бардык. Тамашаны шуннан каручыларның саны йөзгә якынлашты. Ниндидер сәбәпләр белән үзләре килә алмасалар да, концертны карыйсылары килгән, мәктәп чыгышларын сагынганнар димәк. Әле шуның өстенә “Молодцы!”, “Афәрин!”, “Матур җырлыйсың!” кебек комментарийлар яздылар. “Рәхмәт шундый туры эфир өчен, концертка бара алмаганнар өчен бу бик кулай, бик әйбәт”,–дип язучы да булды. Игътибарыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.

Үзешчән коллективлар чыгышлары әле башланды гына, алда безне күңелле тамашалар көтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев