Әлки районы авылларында цифрлы телевидениегә күчеп беткәннәр
Районда аналог каналларны күрсәтүче барлык телевизорлар да цифрлыга күчеп беткән.
Бу турыда район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Илсөяр Гыйззәтуллина “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте. Мәгълүм булганча, 14 октябрьдән Татарстанда аналог каналларны тапшыру туктатыла.
Авыл җирлекләре башлыклары мәгълүматларына караганда, Базарлы Матакта 684 телевизор, Түбән Әлкидә – 150, Чуаш Кичүендә – 122, Каргада – 71, Әхмәттә – 65, Юхмачыда – 62, калган авылларда 50 һәм аннан кимрәк санда телевизорлар аналогтан цифрлыга күчерелгән. Телевизорларны көйләүдә волонтерлар да халыкка зур булышлык күрсәтте.
Хәзер бит йорт саен берничәшәр телевизор. Әле сезнең өйдә берәрсе аналогта эшли икән, 14 октябрьгә кадәр аны яңа форматка күчерергә ашыгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев