Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: авыр чир белән көрәшүче 33 яшьлек Айрат Вәлиевне дәвалауга матди ярдәм кирәк

Узган елдан бирле яман шеш чире белән көрәшүче Базарлы Матак егете Айрат Вәлиевне дәвалауга безнең ярдәм кирәк.

Айрат хәзер Төркиядәге бер клиникада реанимация бүлегендә ята. Аның хәле авыр. Катлаулы аппаратурага тоташтырылган егетнең гомерен саклау, дәвалау чаралары үткәрү шактый кыйммәткә төшә. Айратның әти-әнисе, якыннары мөмкин булганның барын да эшләсәләр дә, аларның бу кадәр чыгымны күтәрергә мөмкинлекләре юк. Шуңа алар райондашларга, игелекле кешеләргә мөрәҗәгать итеп, газизләрен дәвалауда ярдәм күрсәтүне сорыйлар. Чит илдә бөтен нәрсәнең акчага килеп тоташуы, барысы өчен дә түләргә туры килүе һәркемгә аңлашыладыр.

Авыр хәлдә калган Вәлиевләр гаиләсенең хәленә керик, Айратны дәвалауга булдыра алганча ярдәм күрсәтик. Яхшылык җирдә ятмый, бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди бит халык.

Айратка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен аның әнисе Фирая Вәлиеваның телефон номеры: 89376158803. Аның банк картасы шушы номер белән бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев