Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: авыр хәлдәге пациент Чистайга озатыла

Районда дүшәмбе көнне 56 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

 

“Вакцина кадатучылар арасында пенсионерлар күбәйде”,– ди районның баш табибы Светлана Одушкина. Баш табиб шулай ук күрше районнарда ковид вирусын йоктырып чирләп китүчеләрнең арта башлавын әйтте. Авыру ияртүдән саклану өчен Роспотребнадзор таләпләрен төгәл үтәү зарурлыгына басым ясады.

Район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә хәзер Covid-19 инфекциясеннән җиде кеше дәвалана. Татар Төгәлбәе авылыннан бер  авыруның хәле бик катлаулы. Ул кислородка тоташтырылган. Баш табиб әйтүенчә, әлеге пациентны Чистайдагы ковид госпиталенә озатачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев