Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бала иминлеге өчен олылар җаваплы

“Үзизоляция режимы вакытында балигъ булмаганнар урамда йөрергә тиеш түгел,”–ди инспектор Гөлнур Сәгыйтова. Зарарлы вирус белән бәйле рәвештә үз ирегеңне чикләү беркемгә дә ансат түгел, билгеле. Шул исәптән, тиктормас, шаян малайларга-кызларга да. Олылар эпидемиянең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәсе аларны сабыр булырга өйрәтә.

Ә балаларда андый тәҗрибә юк. Аларның иптәшләре белән уйныйсы, урамны бер итеп чабасы килә. Әллә соң ирек бирергәме үзләренә. Тирәбездә авырып ятучылар күренми бит, берни дә булмас әле!?

 

 

–Моны эшләргә һич ярамый! Илдә кертелгән үзизоляция режимы таләпләре олыларга да, балаларга да бертигез кагыла. Чөнки коронавирус китереп чыгара торган авыру беркемне дә аямый. Шуның өстенә белгечләр әнә балаларның инфекция таратучыларга әйләнү куркынычы хакында кисәтеп тора,–дип каршы төшә күпләр авызыннан ишеткән әлеге фикергә РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе инспекторы Гөлнур Сәгыйтова.

Аның әйтүенчә, үзизоляция режимы кертелгәннән соң балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәреп, балаларның “Өйдә утыр!”–дигән күрсәтмәне ничек үтәүләрен тикшерә. Баштарак хәлләр шәптән булмаган: малайлар-кызлар теләсә кайда уйнап йөргән, маска кию дигәннең ни икәнен дә белмәгән. Моның өчен хокук сакчылары аларның ата-аналарын җавапка тартканнар. Апрельдә ике гаилә башлыгына штраф салынган инде.

–Хәзер вәзгыять бераз яхшыга үзгәрде: район үзәгендә, авылларда, урамда йөрүче балалар сирәк очрый. Бусы әйбәт, бердән, болай аларны авыру иярүдән сакласак, икенчедән, “болытсыз киләчәкләрен” тәэмин итәбез.Чөнки Административ хокук бозулар буенча Россия Федерациясе кодексының 20.6 статьясы, 1 нче өлеше буенча үзчикләү режимын бозган 16 яшьтән өлкәнрәк балаларны җавапка тарта, исәпкә куя алабыз бит. Билгеле, моны беркем дә теләми. Чөнки үсмергә карата беркетмә төзелде икән, аның белән инде хокук саклау органнары шөгыльләнәчәк, профилактик чаралар куллана башлаячак,–дип тәфсилләп аңлата Гөлнур Сәгыйтова.

Инспектор балалры өчен ата-аналар җаваплы икәнне кат-кат искәртә.

–Барысын да аңлыйбыз – балалар өйдә утырып туйды, шуның өстенә яз, көннәр җылы, аларның уйныйсы килә. Әмма шул ук вакытта коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны да көннән-көн арта. Әти-әниләр ваемсыз булмасын, улларының, кызларының сәламәтлеге, исәнлеге өчен җаваплы булуларын онытмасыннар иде,–иде ди ул.

Балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе, әйтүебезчә, даими рәвештә рейдлар үткәрә. Көндез генә түгел, кичләрен дә авылларга барып, клуб, парк тирәләрен, уен мәйданчыкларын тикшерәләр, аңлату эшләре алып баралар. Соңгысы белән мәктәпләр дә шөгыльләнә: укытучылар, тәрбиячеләр укучыларга вәзгятьнең асылын, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаталар. Һәм, әйтергә кирәк, тулаем алганда, үзчикләү режимын бозу очраклары күп түгел. Паркларның, спорт һәм уен мәйданчыкларының бикле булуында искәртеп үтәм.

Сүземне йомгаклап, тагын бер нәрсәгә игътибар юнәлтүне кирәк саныйм. Алда озын яллар – 1 Май һәм Җиңү бәйрәмнәре. Билгеле, читтә яшәүчеләрнең ялларга авылга кайтасы, табигатьтә ял итеп аласы килер. Болар барысы да тыела! Бер-беребезне куркыныч астына куймыйк, дисәк, күрешми тору мәслихәт. Иң мөһиме исән-имин булу. Моны һәркем аңларга тиеш. Ә кем аңламый, таләпләрне боза икән, аларга карата законлы чаралар күрергә мәҗбүр булачакбыз,–дип үгетли “балалар инспекторы” Гөлнур Сәгыйтова. Сабыр һәм акыллы булып, аның сүзен тыңлыйк, үзебезне һәм балаларны саклыйк!

 

 

 

Фото редакция архивыннан 2019 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев