Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: балалар бакчасында туган телләр хакында сөйләштеләр

​​​​​​​Халыкара туган тел көне уңаеннан Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасында “Тел – халыкның җаны” дигән кичә үткәрделәр.

Бәйрәмдә балалар төрле халыкларның йолалары, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм телләре турында күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сабыйлар “Түбәтәй”, “Чишмәкәй”, “Кашкар (бүре)” кебек татар, рус, чуаш уеннарын  бик мавыгып уйнадылар, төрле телләрдә исәнләштеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Тәрбиячеләр Ольга Никитина һәм Илсөяр Низаметдинова балаларны районыбызда яшәүчеләрнең милли киемнәре белән таныштырдылар. Аннан соң сабыйлар үзләре курчакларны милли күлмәкләргә киендерделәр. Бәйрәм музыка хезмәткәре Анисия Кель әзерләгән флешмоб белән төгәлләнде.

–Безнең  бакчада төрле милләт балалары – руслар, татарлар, чуашлар, әзербәйҗаннар, әрмәннәр тәрбияләнә. Һәр халыкның үз традицияләре, үзенчәлекләре, теле, мәдәнияте. Һәркем үз милләте белән горурланырга, туган телен яхшы белергә тиеш. Без балаларны шундый рухта тәрбияләргә тырышабыз,–ди балалар бакчасы укытучы-логопеды Наталья Коновалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев