Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы балалар иҗат йорты педагогы “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсы лауреаты булды

​​​​​​​Балалар иҗат йорты педагогы Максим Муштаков “Йөрәгемне балаларга бирәм” тәрбия һәм өстәмә белем тармагы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесе финалында катнашты.

 

Бәйге узган атнада Казанда булды. Финалга чыкканчы Максим  бәйгенең зона этабында җиңү яулаган, аннан соң читтән торып катнашу турының барлык биремнәрен дөрес үтәгән. Беренче көнне безнең педагог мастер-класс күрсәтә һәм иң яхшы 10 катнашучы арасына эләгә. Конкурсның икенче көнендә  Максим Муштаков республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина белән “түгәрәк өстәл”дә катнаша. Анда ул кумирлары үрнәгендә балаларда лидерлык сыйфатларын үстерү мәсьәләсен күтәрә. Безнең укытучы конкурс лауреаты дипломына һәм истәлекле бүләккә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X