Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: балалар утырган транспорт чараларына аерым игътибар бирелә

​​​​​​​23 августтан 5 сентябрьгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда “Игътибар – балалар!” профилактика чарасы үткәрелә.

 

Әлеге акция юл-транспорт вакыйгаларында балаларның имгәнүен кисәтүгә юнәлдерелгән. Быелның җиде аенда гына да республикада балалар катнашында 271 авария исәпкә алынган. Аларда 11 бала үлгән, 286 бала төрле җәрәхәтләр алган. Бу хәвефле саннарның барысы да узган елның шул чорындагыга караганда күбрәк.

Безнең районда да бу җәһәттән хәл борчулы – ел башыннан бирле балалар катнашында дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда дүрт бала зыян күргән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, август-сентябрь айларында балалар катнашындагы аварияләр арта. Озакка сузылган җәйге ялдан соң малайлар-кызлар юлда үзеңне дөрес тотарга кирәклеге хакында онытып җибәрәләр. Акция барышында автоинспекторлар балаларны йөртүче транспорт чараларына, җәяүле балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыруга аерым игътибар бирәчәкләр. Шулай ук балалар учреждениеләренә илтә торган юлларның  төзеклеге тикшерелә, әти-әниләр белән очрашулар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев