Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: балалар “Яшь имәннәр” савыктыру лагерендә ял итәләр

Җәй – барлык малайлар һәм кызларның иң яраткан чоры. Мәктәпкә барасы юк, туйганчы йокларга, күрше малайлар белән рәхәтләнеп уйнарга, урман җиләге белән сыйланырга, бер сүз белән әйткәндә, кинәнеп ял итәргә була.


Марьяна Гобәйдуллина, 6 яшь:


–Лагерьда миңа ошый. Монда күңелсезләнергә вакыт юк – һәр минут ниндидер шөгыль белән уза. Мин батутта сикерергә, җырларга һәм дискотекада биергә яратам. Шушы көннәрдә бездә “Шиворот-навыворот” дигән бәйрәм булды. Без көне буе бөтенесен киресенчә эшләдек. Иртәдән дискотека булды, ә кичен зарядка ясадык – бик кызык килеп чыкты, көне буе көлештек.

Славяна Углева, 8 яшь:


–Без монда абыем Коля белән килдек. Биредә шундый матур – урман, чәчәкләр. Барлык конкурсларда һәм ярышларда катнашабыз. Кичә туган тел бәйрәме булды, мин әни турында чуаш телендә шигырь сөйләдем һәм призлы урын алдым. Мине грамота һәм татлы күчтәнәч белән бүләкләделәр.


Камил Шәйдуллин, 12 яшь:


–Вожатыебыз Алинә бик әйбәт, әмма без шуклансак кырыс та була. Ул көне буе безнең белән. Менә хәзер кәгазьдән “йөрәк” рәсемнәре кисәбез – кич бәйрәм була. Лагерьда бик тәмле ашаталар, миңа бигрәк тә зур тавык котлетлары ошый. 

 


Җәй – барлык малайлар һәм кызларның иң яраткан чоры. Мәктәпкә барасы юк, туйганчы йокларга, күрше малайлар белән рәхәтләнеп уйнарга, урман җиләге белән сыйланырга, бер сүз белән әйткәндә, кинәнеп ял итәргә була. Ә кайберәүләр файдалы белән рәхәтне берләштерә – “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагерендә ял итәләр. 
Лагерь елдан-ел матурлана, балаларның рәхәтләнеп ял итүе, савыгуы өчен яңа мөмкинлекләр һәм уңайлыклар барлыкка килә. Күптәнге проблема хәл ителде – хәзер бирегә каты түшәмәле юлдан барасың. Ни кызганыч, лагерьнең барлык өстенлекләреннән күп бала файдалана алмый – коронавирус пандемиясе аркасында җәйге лагерьләр төркемнәре һәм отрядларында проект мөмкинлекләренең 75 процентыннан артык бала булмаска тиеш. 
Коронавирус таралу куркынычы саклану аркасында хезмәткәрләр һәм ял итүчеләр тиешле кагыйдәләр һәм таләпләрне үтиләр. Сменалар вакытында әти-әниләр көннәре булмаячак. Балалар смена барышында лагерьдан вакытлыча китә алмыйлар.
–Лагерь ачылыр алдыннан барлык корпусларны җентекләп дезинфекцияләдек. Биналарны җыештыру, савыт-сабаны юу, һаваны чистарту, антисептиклы дозаторлар кую буенча катгый таләпләр гамәлдә. Эчү режимын оештыруга контроль көчәйтелде, корпуслар кулерлар һәм бер тапкыр кулланыла торган савытлар белән тәэмин ителде,–дип хәбәр итте безгә лагерьнең кураторы, балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина. 
Дөрес, малайлар-кызларның авырулар турында уйларга вакытлары юк, беркемнең өйгә кайтасы килми, әти-әниләре килүен дә әллә ни көтмиләр, монда һәркемгә ошый, зур тату гаилә булып яшиләр – бездә шундый фикер туды. 
Лагерь директоры Касыйм Насыйбуллин әйтүенчә, лагерь территориясен шәхси сак предприятиесе ышанычлы саклый, моннан тыш, барлык кирәкле сигнал төймәләре урнаштырылган, тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү,  объектны яктырту башкарыла, кыскасы, әти-әниләргә борчыласы юк. 
–Иң мөһиме, бездә ял итүче балалар урман һавасында саулыкларын ныгытсын, лагерь турында аларда җылы хатирәләр генә калсын, бирегә киләсе елда да киләселәре килсен,–ди лагерь җитәкчесе.
Чыннан да, территориядә нинди генә мөмкинлекләр тудырылмаган: монда махсус япмалы спорт мәйданчыгы да, таганнар, батут та, теннис, бадминтон, волейбол уйнау өчен төрле спорт снарядлары һәм инвентарь да бар. Әмма иң мөһиме, минемчә, шифалы һава һәм хәерхаһлы мохит. Лагерь хезмәткәрләре: педагог-оештыручы Елена Хвостова һәм вожатыйлар Фәридә Гыйниятова һәм Алинә Гыйниятуллина шундый вәзгыять тудырырга тырышалар да. 
–Лагерьда булу балаларның хәтерендә уңай тәэсирләр белән генә саклансын, алар монда ел буена позитив, энергия тупласын, социумда, яңа коллективта үзләрен дөрес тотарга өйрәнсен, үз сәләтләрен һәм талантларын, лидерлык сыйфатларын күрсәтә белсен дип тырышабыз,–ди Елена Владимировна. 
Ул студент елларын, “Яшь имәннәр”дә вожатый булган чакларын искә төшереп, биредә бер смена дәвамында эшләргә теләк белдергән. Лагерьдагы бөтен мәдәни-күңел ачу тормышын ул оештыра. Биредә инде Россия көненә, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар, кече Сабантуй узган, әле Нептун бәйрәме, бизнес һәм талантлар көннәре үткәрергә ниятлиләр...
Район үзәгеннән Алинә Гыйниятуллина да лагерьда яңа кеше түгел, ул балалар белән бик тиз уртак тел тапкан. Өлкән отрядтагы малайлар һәм кызлар әледән-әле аның янына киләләр, нәрсәдер сорыйлар, киңәшәләр һәм хәтта бер бәйгедә дөрес хөкем итмәүләренә дә зарландылар. Димәк, балалар белән  педагог арасында контакт җайга салынган, алар аңа тулысынча ышаналар. 
Вожатый Фәридә Гыйниятова отрядында кече мәктәп яшендәге балалар, аларга даими игътибар, наз һәм аналарча кайгырту кирәк. Биредә остазлары аларның нәкъ шундый, аның белән бергә плакатлар ясыйлар, фигуралар кисәләр, пластилин белән эш итәләр, хәрәкәтле уеннар уйныйлар. 
Биш тапкырлы туклану аутсорсинг принципы буенча оештырылган. Беренче сменада биредә  үз эшләренең осталары, Базарлы Матак мәктәбенең тәҗрибәле пешекчеләре Фәнүзә Закирова һәм Миннегөлсем Минһаҗева эшли. Алар тырышлыклары, пөхтәлекләре белән аерылып тора, ашханә мөдире Лилия Сибәгатуллина менюның үтәлешен, китерелә торган ашамлыкларның (ә аларның күпчелеге яшел тәмлеткечләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш) сыйфатын җитди күзәтеп тора. 
Лагерьдә тәүлек әйләнәсе булучы шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина әйтүенчә, көн саен балаларның температурасын үлчиләр. Малайлар-кызларның барысы да үзен әйбәт хис итә, борчылырга урын юк. 
Лагерьдә беренче смена 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк, аннан соң биредә яшь бадминтончылар, каратэ секциясендә шөгыльләнүчеләр көч туплар, ерак авыллардан балалар килер, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар ял итәр.
Барысы 128 бала ял итәр дип күздә тотыла. Барлык путевкалар инде алынып беткән, ә бу эшнең яхшы күрсәткече, димәк, “Яшь имәннәр”дә балаларга ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев