Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: балалар юлда яктырткычлы беләзекләр һәм шнурлар куллануга өстенлек бирә

Яктылык кайтаргыч элементларның юлда кешеләр иминлеген тәэмин итүдә нинди зур роль уйнавы бәхәссез. Алар тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчегә юл читеннән баручы җәяүлеләрне күреп алырга мөмкинлек бирә.

Яктылык кайтаргыч элементлар яктылык нурын кире үз чыганагына кайтару үзлегенә ия булган махсус материаллардан эшләнә. Алар киемгә я булмаса сумкага беркетелә. Төрле форма һәм зурлыктагы берничә яктылык кайтаргыч элементны берьюлы файдалану бигрәк тә отышлы. Хәзер аларның ниндиләре генә юк – значоклар, беләзекләр, наклейкалар, брелоклар, тасмалар, термоаппликацияләр, катафотлар, киемгә киертелүче җиңсәләр, шнурлар, жилетлар һ.б.

Яктылык кайтаргыч элементларны төрле транспорт чараларына – коляскаларга, чаналарга, велосипедларга, скейтбордларга да беркетергә була. Киемгә дә, транспортка да әлеге яктырткыч элементларны бөтен яктан кую кулай.  Бу җәяүлеләрнең, аеруча балаларның юлда иминлеге өчен мөһим. Буе 140 сантиметрга кадәр булган балага яктылык кайтаргыч элементларны аның рюкзагына, өс киеме җиңенең югарыгы өлешенә, баш киеменә беркетергә киңәш ителә.

Яктылык кайтаргыч элементлар – фликерлар куллану караңгыда җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрү куркынычын 85 процентка, ягъни 6 мәртәбә киметә. Бу бигрәк тә балалар иминлеге өчен мөһим. Әмма әлеге элементларны теләп файдаланмаучы балалар да бар.

Укучылар яктылык кайтаргычларның ниндиләренә өстенлек бирә соң? Шуны ачыклау һәм фликерларны куллану зарурлыгын аңлату максатында автоинспекторларыбыз районның иң эре уку йортларында – Юхмачы, Базарлы Матак, Борискино  урта мәктәпләрендә, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә әңгәмәләр һәм сораштырулар үткәрделәр. Ачыкланганча, балалар яктырткычлы беләзекләрне һәм шнурларны теләбрәк кулланалар икән.

Әйтергә кирәк, яктырткычларның барлык төрләре дә сатуда бар. Бу элементларның балалар  иминлеге өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын истә тотып, ата-аналар да аларны куллану мәсьәләсендә катгыйрак булсыннар иде.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев