Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Балконда ачык утка юл куйма!” бөтенроссия акциясенә кушыла

“Балконда ачык утка юл куйма!” – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шундый акция башлап җибәрде.

Статистика күрсәткәнчә, балконнарда һәм лоджияләрдә ут чыгу очраклары арта бара. Бу ел башыннан бирле генә дә илдә 1823 шундый янгын булган. Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Радис Инсапов әйтүенчә, безнең районда соңгы дүрт елда балкон һәм лоджияләрдә ике янгын очрагы теркәлгән. Балконнарда янгыннар нигездә саксыз тәмәке тарту, петардалар җибәрү, мангал файдалану, электр җиһазларының яисә чыбыкларының төзексезлеге аркасында чыга.

Янгынга каршы режим кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр, аерым алганда, балконнарда ачык ут файдалануны тыю янгыннар санын, шулай ук  алар китергән зыянны киметергә ярдәм итәр. Әлеге үзгәрешләр 1 октябрьдән көченә керә. Моннан соң гаеплеләрдән ут белән саксыз эш итү аркасында китерелгән зыянны түләтү дә җиңелрәк булачак. Карар балконда тәмәке тартуны тыймый, әмма закон каршындагы җаваплылык, саклык, үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең хәвефсезлеге хакында истә тотарга кирәк.

“Балконда ачык утка юл куйма!” бөтенроссия акциясе бу җитди проблемага халыкның игътибарын җәлеп итүгә, ял һәм күңел ачуның корбаннарга китерергә тиеш түгеллеген искәртүгә юнәлдерелә.

Кинотеатрларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү  кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кертелгән. Хәзер кинотеатр җитәкчеләре тамашачыларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында сөйләмне трансляцияләү юлы белән яисә сеанс алдыннан экранда видеосюжетлар күрсәтеп мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның бердәм номеры 112 гә шылтыратырга кирәк (шылтырату бушлай).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев