Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин чыршы-наратларны урамга ташлап әрәм итмәскә өнди

Яңа ел бәйрәмнәрендә өйләребезне, урамнарны бизәп торган чыршы-наратларны тагын бер кат файдаланырга була.

 

Бәйрәмнәр үтте, кирәге калмады, дип яшел агачларны чыгарып ташларга ашыкмагыз. Казанда әнә чыршыларны кабул итү пунктлары ачканнар. Авыл җирендә яшәүчеләр дә Яңа ел күрке булган агачларны файдага тота ала. “Кышын терлекләргә витаминнар җитешми. Ә ылыслы агачлар әнә шул кытлыкны бетерә  дә инде. Чыршы-наратларда каротин, С, В,Е витаминнары күп. Алар яшь малларга үсү өчен бик кирәк. Шулай ук буаз терлекләргә дә сихәтле. Ылыслы агачларны  мөгезле эре терлекләр дә, сарык һәм кәҗәләр дә ярата. Агач ботакларын аларга кардага ыргытырга яисә уңайлы җиргә элеп куярга була”,–ди  районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев