Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин беренчеләрдән булып тавыш бирде.

25 июньдә районыбызда Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 49 сайлау участогында оештырылды һәм иртәнге 8 дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итте.

Район башлыгы Александр Никошин тавыш бирүнең беренче кенендә үк балалар иҗат йортында урнашкан 717нче сайлау участогында үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Районда һәр тавыш бирү участогы коронавирус инфекциясе таралуга каршы санитария чаралары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. Тавыш бирергә килүчеләргә ишек тебендә үк битлек, перчатка, бер тапкыр файдалана торган ручка бирелә. Алар участок сайлау комиссиясе әгъзаларына паспортларын тиешле дистанциядән генә ачып күрсәтә, бюллетень ала һәм беркетмәгә бу хакта бер тапкыр кулланыла торган ручка белән имза сала. Тавыш бирүче участоктан башка ишектән чыгып китә.

Районда өйдә тавыш бирү дә әйбәт оештырылган. Өйдән торып гражданлык бурычын үтәргә теләүчеләр янына сайлау комиссиясе әгъзаларына күчмә урна белән баралар. Бу очракта шулай ук барлык саклык чаралары үтәлә.

Кичә район үзәгендә Залаков урамында урнашкан спорт мәйданчыгында 716 нчы күчмә сайлау участогы эшләде. Иртәнге 9 дан 13 сәгатькә кадәр анда күпфатирлы йортларда торучылар тавыш бирде. Аларның күбесе олы яшьтәгеләр, пенсионерлар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев