Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Халыкара туган тел көне белән котлый

​​​​​​​21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көне белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады.

 

“Туган тел, исемебез кебек үк, безгә дөньяга килгәч үк бирелә. Әниебезнең бишек җырлары, халык әкиятләре безгә дөньяны танып белергә ярдәм итә, киләчәккә өмет һәм ышаныч уята. Туган тел аша без үзебезне үз халкыбызның бер өлеше итеп тоябыз, ата-бабаларыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез. Туган телдә сөйләшү теләге, аңа ихтирамлы мөнәсәбәт балачактан ук тәрбияләнергә тиеш. Монда гаиләнең, әти-әниләрнең, мәктәп укытучыларының роле гаять зур.

Татарстанда  милли телләрне һәм әдәбиятларны саклауга һәм үстерүгә, барлык халыкларның йолаларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруга зур игътибар бирелә. 2021 елның республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе моны тагын бер кат раслый.

Хөрмәтле райондашлар! Бөтен дөньяда билгеләп үтелүче шушы бәйрәм белән ихластан котлап, һәркемнең туган теленә тугрылык саклавын, аны яхшы белүен телим. Ватанга чын  мәхәббәт бит туган телне яратудан аерылгысыз”, диелә район башлыгы котлавында.

 

Халыкара туган тел көне 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясендә телләр һәм мәдәниятләр төрлелеген яклау һәм саклау проблемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү максатында булдырыла. Төрле бәяләмәләр буенча, дөньяда 7 меңнән артык тел һәм диалект исәпләнә. Әмма бүген аларның саны кими, күбесенә тулысынча юкка чыгу куркынычы яный.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев