Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Район башлыгы Александр Никошин медицина хезмәткәрләрен 16 июньдә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

“Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлаулар кабул итегез! Кешеләргә сәламәтлек бүләк итүдән, аларның авыру-сызлануларын җиңеләйтүдән, тулы кыйммәтле бәхетле тормышка кайтарудан да гуманлырак, мәрхәмәтлерәк (благороднее) хезмәт юктыр. Сез, ак халатлы шәфкать ияләре, иң авыр һәм катлаулы мәлләрдә кешеләргә ярдәмгә киләсез. Пациентларыгызны савыктыру өчен белемегезне һәм һөнәри осталыгыгызны эшкә җигеп кенә калмыйсыз, күңел җылыгызны да бүлешәсез. Җиңел булмаган көндәлек хезмәтегез белән сез кешенең иң олы байлыгы – тормышы һәм саулыгы сагында торасыз.

Халыкның (население) сәламәтлеген саклау – җәмгыятебездә иң өстенлекле бурычларның берсе. Безнең районда да даими профилактик чаралар үткәрелә, хастаханә корпуслары, ФАПлар төзелә һәм ремонтлана, заманча медицина җиһазлары алына. Әмма медицина учреждениеләренең җиһазланышы нинди генә югары дәрәҗәдә булмасын, иң мөһиме –тирән белемле һәм үз эшенә бирелгән кадрлар.

Авыр һәм кешеләр өчен бик кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, хөрмәтле медиклар, беренче чиратта сезгә нык сәламәтлек телим. Өйләрегездә иминлек, бәхет хөкем сөрсен, профессиональ эшчәнлегегездә яңадан-яңа уңышларга ирешегез. Сихәтләнгән пациентларыгызның ихлас рәхмәте сезнең өчен иң олы бүләк булсын!”,–диелә район башлыгының котлау хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев