Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны 31 июльдә булачак Корбан бәйрәме белән котлады

31 июльдә булачак Корбан бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Исламдагы күркәм бәйрәм – Корбан гаетен бөтен дөнья  мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм ислам диненә хас булган кешелеклелек, пакълек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны аеруча калку чагылдыра, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен яңарта. Бу көнне районыбыз мөселманнары гает намазы укыр, догалар кылыр, Аллаһ тарафыннан билгеләнгән изге гыйбадәтләрнең берсе – Корбан чалу йоласын башкарыр, сәдакалар бирер, әйләнә-тирәдәгеләрне шатландырырга, ярдәм итәргә омтылыр.

Ислам бит тынычлык, татулык кебек принципларны алга сөрүче дин дә. Районыбыздагы төрле диннәр тотучы кешеләрнең дус һәм тату яшәве – олы казанышыбыз һәм байлыгыбыз.

Хөрмәтле райондашлар! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне  Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йорт-җирегезгә муллык һәм бәрәкәт телим. Бу олы бәйрәм сезгә иман байлыгы, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәсен, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен. Дөньяда тынычлык, һәрбер өйдә бәхет хөкем сөрсен!”–диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев