Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Ураза гаете белән котлады

13 майда билгеләп үтеләчәк Ураза бәйрәме белән мөселманнарны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

 

“Хөрмәтле райондашлар! Сезне ислам динендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Мөселманнар өчен сынау һәм шатлык булган Рамазан аен төгәлләүче бу күркәм бәйрәм мәрхәмәтлек, игелек, бүтәннәрнең хәленә керү кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, күңелләрне иман нуры белән баета. Бу куанычлы мөкатдәс бәйрәмне күпләрегез ай буе ураза тотып, намазларны калдырмыйча, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп каршы алгандыр. Изге догалары белән илгә-көнгә иминлек, бәрәкәтле тормыш теләүче, халыкны дин юлына якынайтучы, игелекле күркәм гамәлләргә өндәүче имамнарга, мәчет картларына, ислам кануннарын үтәп яшәүчеләргә иң ихлас теләкләребез.

Рамазан гаете белән котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, сөенечле имин тормыш телим. Районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре алга таба да үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп туганнарча татулыкта гомер итсен иде”, диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев