Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Әниләр көне белән котлый

.

Әниләр көне – һәркайсыбыз өчен иң кадерле, газиз булган кешебезгә чиксез яратуыбызны, олы хөрмәтебезне җиткерү, аңа рәхмәт әйтү өчен бик әйбәт сылтау ул. Ана булу хатын-кызга табигать тарафыннан йөкләнгән иң зур бурыч та, үзе өчен  чиксез бәхет тә. Нәселләрне киләчәктә дәвам итәчәк сабыен дөньяга китереп, аны беренче тапкыр кулына алуы, күкрәк сөтен имезеп үстерүе, сәламәт, камил  булсын дип ут йотуы, акыллы, тәртипле кеше итеп тәрбияләргә омтылуы һәм гомеренең соңгы минутына чаклы “Балам!” дип өзгәләнеп яшәве һәр ананы бөек зат итә. Моның өчен һәркайсыбыз әниләребезгә чиксез рәхмәтле.

Бер генә бала табып үстерсә дә, хатын-кыз олы ихтирамга лаек. Ә инде күп балалы әниләрне әйткән дә юк – өчәр, бишәр, ә кайчак тагын да күбрәк уллар, кызларына гомер биргән, ятимнәрне гаиләсенә сыендырган, опекага алган, аларны кеше итү өчен көч куйган аналарга хөрмәт һәм дан!

Безнең районда 264 күп балалы гаилә бар. Аларның 11 ендә 5 бала үсә. Ә Салманнан Ирина Кузнецова, Түбән Әлкидән Алина Ишмуратова, Чуаш Кичүеннән Наталья Дормидонтова, Түбүн Колчуринодан Оксана Смирнова бүгенге көндә балиглык яшенә  җитмәгән алтышар бала үстерәләр!

Ятимнәрне куеннарына сыендырган, йөрәкләрендә ят  балага урын тапкан әниләргә ничек мәдһия яудырмыйсың?!

Хәзерге вакытта безнең районда 54 гаилә 102 баланы тәрбиягә алып, 31 гаилә 40 балага опекунлык рәсмиләштереп, аларны яратып, кайгыртып яши. Юхмачыдан Ләйлә Гильфанова үз балаларыннан тыш 7 ятимгә әни булды! Татар Мулла авылыннан Гөлфирә Әсәдуллина биш сабыйны, Татар Суксуыннан Рафидә Абдуллина, Түбән Әлкидән Гөлсирә Әдиуллина, Алпардан Гөлсем Яруллина, Базарлы Матактан Гөлкәй Миндубаева дүртәр баланы күңел җылыларын кызганмый тәрбиялиләр. Тагын бик күпләр язмыш кыерсыткан малайларны, кызларны гаиләләренә алып, җил-яңгырдан саклап үстерәләр. Олы рәхмәт сезгә, фидакарьләр!

Хөрмәтле Аналар! Бәйрәм белән сезне! Сез тапкан, кадерләп үстергән балалар игелекле булсын, сезнең алда бурычлы икәнен онытмасын иде. Ул-кызларыгызның күңеле сезгә карата һәрчак шәфкатьле була белсен. Сезгә нык исәнлек белән озын гомер, гаиләгездә тигезлек, бәхет һәм шатлык кына телим. Тормышыбыз сезнең белән җылы, ямьле, рәхәт! Һәрчак яныбызда булсагыз иде, әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев