Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Хөрмәтле әлкилеләр! Чын күңелдән сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм мәңгелек кыйммәтләрне – парлы тормыш бәхетен, өй һәм гаилә җылысын, якын кешеләрең белән аралашу шатлыгын гәүдәләндерә. Нәкъ менә гаиләдә киләчәгебез формалаша. Тату, нык, имин гаилә – сәламәт җәмгыятебезнең нигезе. Авылларыбызда мондый гаиләләр күбрәк булган саен, районыбыз да көчлерәк, куәтлерәк булачак.

Җәмгыятебездә бүген аналарны һәм балаларны социаль яклау, ишле балалы һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча күп чаралар тормышка ашырыла. Бездә дә гаиләләр һәрдаим дәүләт яклавын тоеп яшиләр. Районыбызда шулай ук мәгарифнең, сәламәтлек саклауның сыйфатын күтәрү, культуралы ял итү, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен арттыру өчен биниһая эшләр башкарыла.

Районыбызда күпләргә үрнәк булырлык матур, күркәм гаиләләр бихисап. Үзара хөрмәт, мәхәббәт хөкем сөргән, намуслы тырыш хезмәт беренче урынга куелган мондый гаиләләрдә җәмгыятькә файдалы, эшчән, тәртипле балалар үсә. Ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим сабыйларны үзләренә сыендырган, аларга күңел җылысын кызганмаган, әйбәт тәрбия биргән гаиләләргә бүген аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Билгеле, бер-беренә терәк булып озын тормыш юлы узган, “алтын” туйларына җиткән гаилә парларына да олы ихтирам һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Алар безгә чиксез мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып торалар.

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән бәйрәм белән котлап, барлык гаиләләргә, шулай ук никахлашырга җыенучыларга бәхет, сәламәтлек, мәхәббәткә, үзара аңлашуга корылган сөенечле имин тормыш телим. Балалар бәхетле тигез гаиләләрдә үссен!

Александр Никошин,

район башлыгы, район советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев