Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Республика көне белән котлый!

.

          Александр Никошин,

муниципаль район советы рәисе, район башлыгы

 

Хөрмәтле әлкилеләр!

Туган ягыбыз Татарстанның бүгенге үсеше, халыкның тормышы дәрәҗәсен билгеләгән олы бәйрәмебез – Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм сезне. 1990 елның 30 августында төбәгебез тарихы өчен бик мөһим вакыйга булды – Татарстанның дәүләт суверенитеты хакында декларация кабул ителде. Һәм шуннан бирле Татарстан икътисады, җәмгыяви һәм мәдәни үсешнең югарырак баскычларына күтәрелә. Бүгенге көндә безнең республикабыз Россиянең иң уңышлы эшләүче төбәкләребезнең берсе, башкаларга күп яктан үрнәк. Республика җитәкчелегенең зирәк сәясәте, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, тырыш, уңган, кунакчыл булуы Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытты, аның халыкара абруен ныгытты.

Республикабызның һәрьяклап үсешенә без әлкилеләр дә үз өлешебезне кертәбез. Нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче авыл уңганнары тырышлыгы белән күпләп сөт, ит җитештерәбез, басуларыбыздан югары уңыш үстереп алып, ил табынын баетабыз. Бүгенге көндә бездә утыздан артык республика программасы эшли, алар ярдәмендә авылларыбыз матурая, инфраструктура ныгый, тормыш шартлары яхшыра. Бу үсеш алга таба уңышлы дәвам итәр дип ышанабыз.

Кадерле райондашлар, бәйрәм белән! Тормышыбыз имин, ил-көн тыныч, эшләребез нәтиҗәле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев