Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин сугыш ветераннарының өйләрендә булып, аларга бәйрәм бүләкләре тапшырды

​​​​​​​Район башлыгы Александр Никошин ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларга бәйрәм бүләкләре тапшырды.

Иң кадерле һәм дулкынландыргыч бәйрәм – Җиңү көне якынлаша. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Кулына корал тотып фашистларга каршы көрәшкән, тылда Җиңүне якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшләгән ветераннарыбызга бу көннәрдә аеруча зур хөрмәт күрсәтелә.

Бүген районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан алты ветеран яши. Алар – Югары Әлморза авылында Разия Гатауллина, Югары Әлки авылында Мәхмүт Хәйдәров һәм  Хашим Фәхретдинов, Базарлы Матакта Лев Миндрюков, Татар Төгәлбәендә Нургазиз Хисмәтов. Түбән  Әлки авылы аксакалы Галләм Хәмәтшин исә соңгы вакытта  районнан читтә торучы балаларында тәрбияләнә.

Александр Никошин ветераннарның һәркайсының өйләрендә булды. Аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән җылы тәбрикләп, сәламәтлекләре турында сорашты, яшәү шартлары белән кызыксынды.

–Илебез азатлыгы, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен утка керүегез, Европаны фашист коллыгыннан коткаруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Без сезнең алда зур бурычлы. Олыгайган көнегездә бернинди проблемасыз, уңайлы шартларда яшәвегез өчен барын да эшләрбез,–диде район башлыгы.

Ул ветераннарга Татарстан Президенты бүләкләрен тапшырды. Сугыш михнәтен күргән ветераннар үзләренә күрсәтелгән зур игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт әйттеләр. “Иң зур теләгебез – яшь буыннар зур корбаннар барәбәренә яуланган тынычлыкның кадерен белсеннәр, кабат сугыш уты кабынуга юл куелмасын иде”,–диделәр алар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев