Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Татарстан Президенты исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга бәйрәм бүләкләре өләште

Район башлыгы Александр Никошин бүген Түбән һәм Югары Әлки, Төгәлбәй, Базарлы Матак авылларында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булды.

Ул алар белән районда һәм республикада  булган вакыйгалар хакында сөйләште, тормыш шартларын сорашты, үтенечләрен тыңлады. Бәхеткә, ветераннарыбыз янәшәсендә аларны уайгыртып-карап торучы балалары бар. Район башлыгы аларга да рәхмәт әйтте.

Сугышта катнашкан якташларыбыз Александр Федоровичка кайда, ничек сугышулары хакында сөйләделәр. Алар район, республика һәм ил җитәкчеләренә үзләре турында даими кайгырткан өчен рәхмәт әйттеләр. Район башлыгы исә ветераннар янына тагын килергә ышандырды, сорауларын үтәргә вәгъдә бирде. Ул районда яшәүче сугыш ветераннары өчен Җиңү көнендә бәйрәм оештырылачагын да әйтте. Аннары Татарстан Республикасы Президенты исеменнән  ветераннарга бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев