Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы барлык әлкилеләрне Белем көне белән котлады

Белем көне белән!

1 сентябрь – Белем көне белән әлкилеләрне район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Александр Никошин котлады.

“1 сентябрь – үзенчәлекле, якты һәм матур бәйрәм. Бу яңа уку елы, димәк, искитмәле белемнәр, акыллы (мудрый) китаплар, игелекле (благородный) гамәлләр дөньясына сәяхәт башлану дигән сүз. Ул барыбыз өчен дә уртак бәйрәм, чөнки теләсә кайсы профессиянең нигезендә белемнәр ята, ә 1 сентябрь һәркайсыбызның белем дөньясына аяк баскан көне.

Белем көне белән котлап, барлык укучыларга уңышлар, зур казанышлар телим. Яңа уку елы нәтиҗәле (плодотворный), кызыклы ачышларга, мавыктыргыч очрашуларга, яхшы билгеләргә бай булсын. Вакытның кадерен белегез, ныклы һәм төпле белемнәр үзләштерегез. Ә педагогларга профессиональ уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия (неиссякаемый) телим. Һәркемгә – сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, имин тормыш, гаилә бәхете!” диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев