Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы хезмәт ветеран педагогны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады

Район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матакта яшәүче хезмәт ветераны, пенсионер укытучы Зоя Горячеваны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады.

Зоя Григорьевна катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы узган райондашыбыз. Ул тумышы белән Ленинград өлкәсеннән. Кыз әле бик бәләкәй вакытта гаилә Тула өлкәсенә күченеп килә. Илдә сәяси репрессияләрнең иң кызган чагы була бу. Зояның әтисенә яла ягып, совет властена каршы агитация алып баруда гаеплиләр. Аны яманаты чыккан 58нче статья буенча хөкем итеп атып үтерәләр. “Халык дошманы туганнары” ярлыгыннан качып, гаиләгә бер авылдан икенчесенә күчеп йөрергә туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында Зояның гаиләсе Тула шәһәреннән 30 гына чакрым ераклыктагы авылда яши. Берничә корал җитештерү заводы булган Туланы фашистлар әледән-әле бомбага тота. Тревога улавы, самолетлар тавышы, прожекторлар яктысы әле дә Зоя Григорьявнаның хәтерендә. Бу елларда кызга олылар белән беррәттән колхоз кырларында да эшләргә туры килә. Шулай итеп, фашистларны җиңүгә аның да өлеше керә.

Сугыштан соң язмыш Зоя Рябкованы Әлки егете Борис Горячев белән очраштыра. Алар гаилә корып Базарлы Матакта яши башлыйлар. Педогогика институтын тәмамлап, Зоя Григорьевна 30 елдан артык балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Гомер юлдашы, озак еллар Базарлы Матак урта мәктәбе директоры булган Борис Иванович белән алар ике малай тәрбияләп үстерделәр.

Ни аяныч, Зоя Григорьявнага бер-бер артлы ачы хәсрәт – югалтулар кичерергә туры килде. Өрлек кебек уллары фаҗигале төстә үлеп киттеләр. Борис Иванович та инде арабызда юк.

Авырлыкларны күп күрсә дә, Зоя Григорьевна кешеләрне, тормышны ярату хисен җуймаган. Ул гел хәрәкәттә, яше олы булса да, йортындагы, бакчасындагы эшләрне әле үзе башкара.

Александр Никошин ветеран педагогны бәйрәмнәр белән котлады, истәлекле бүләк тапшырды. Ул Зоя Горячеваның балаларның яраткан укытучысы, абруйлы педагог булуын искә алды, аңа күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

  • Хөрмәтле Зоя Григорьевна! Быел без бик күп истәлекле даталар билгеләп үтәчәкбез. Сез районыбыз, республикабыз үсешенә үз өлешегезне керткән олы ихтирамга лаек ветераныбыз. Бүгенге яшь буын сезнең үрнәктә тәрбияләнсен, сезнең буын кебек Ватанны, туган илне яратсын иде. Сезгә сәламәтлек, бәхетле имин картлык телибез. Оныкларыгыз, укучыларыгыз уңышларына сөенеп, аларның ихтирамын тоеп яшәгез!- диде Александр Никошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев