Әлки районы Базарлы Матак авылында бүген зур бәйрәм ярминкәсе булды
.
Сәүдә рәтләре иртәдән сатып алучыларны күп төрле товар белән каршы алды. Ярминкәгә килүчеләргә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар, эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Биредә кыймәт булмаган бәядән бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш, бал, ит, сөт ризыклары сатып алырга мөмкин иде. Ә терлек асраучыларга печән, салам, бодай, арпа, керпә тәкъдим ителде. Ярылган һәм метрлы утынны да бик тиз сатып алдылар.
Ярминкә чын-чынлап уңыш бәйрәменә әйләнде. Халык биредә бик күп товарлар белән запасланып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев