Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Бүген, 9 Май иртәсендә, Әлки районы Базарлы Матак авылының үзәк мәйданына әбиләр һәм бабайлар, әти-әниләр, балалар, оныклар – Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен хәтерендә йөрткән әлкилеләр агылды.

 ФОТОРЕПОРТАЖ

Ленин урамындагы Җәяүлеләр бульварында Бөек Ватан сугышына багышланган берничә композиөия җәелдерелгән иде. Бәйрәм тантанасы башланыр алдыннан Мәңгелек ут каршындагы мәйданга сугыш һәм хезмәт ветераннарын олы хөрмәт белән алып килделәр. Аннары бәйрәм буласы урынга берничә йөз кешедән торган “Үлемсез полк” сафлары килде.

Тантаналы митингны район башлыгы, муниципаль район советы  рәисе Александр Никошин башлап җибәрде. Ул олы хөрмәт белән Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган якташларыбызны искә төшерде, аларның батырлыгын мәңге саклау, яшьләргә үрнәк итеп күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады, митингта катнашучыларга иминлек, тынычлык теләде.

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгатен укыды, үз исеменнән әлкилеләрне бәйрәм белән тәбрик итте.

Митингта шулай ук район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, ветеран “әфганчы” Петр Чулков, хезмәт ветераны Ираида Казнова, Базарлы Матак мәктәбе укучысы Ильяс Садыйков чыгыш ясадылар.

Соңыннан Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр, веноклар куелды, автоматтан салют атылды.

Бәйрәм Үзәк паркта дәвам итте. Кичке сәгать 19.00 дә бәйрәм концерты һәм салют булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев