Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында торак йорт янган

​​​​​​​12 август төнендә Базарлы Матакның Фрунзе урамында торак йорт яна.

 

Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, ут чыгу турындагы хәбәр янгын частенә 1.33 сәгатьтә килә. Янгын сүндерүчеләр шунда ук урынга килеп  эшкә керешәләр. Әмма ялкын пластик сайдинг белән тышланган бүрәнә өйне, аңа тоташтырып салынган кирпеч мунчаны һәм такта веранданы чолгап алган була инде. Йорт тулысынча янып бетә.

Радис Инсапов сүзләренә караганда, янгын мунча миче морҗасының дөрес төзелмәве аркасында чыккан. Өйдә ике балалы гаилә яшәгән. Бәхеткә, алар ут ялмаган өйдән чыгып өлгергәннәр, янгында зыян күрмәгәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев