Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Илһам Сабитов Казан ярыммарафонында 21 чакрымлы дистанцияне “буйсындырды”.
Әлеге зур йөгерү фестивале Казанда 6 октябрьдә узды. Ярыммарафонда катнашучылар 10 чакрымлы һәм 21 чакрымлы арага узыштылар. Районыбыз марафончысы Илһам Сабитов ярышның 21 чакрымлы иң озын дистанциясен 2 сәгать 6 минутта йөгереп узды.
Илһам Сабитов ике ел рәттән Казан марафонында катнашып, андагы 42,2 чакрымлы иң озын арага йөгереп әйбәт нәтиҗә күрсәткән иде.
Нет комментариев