Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак җирлегендә 24 ноябрьдә референдум була

Киләсе якшәмбедә, 24 ноябрь көнне, Базарлы Матак авыл җирлегендә үзара салым салу мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрелә.

Җирлектә яшәүчеләр анда үзара салым кертү, аннан җыелган акчаны нинди максатларда тоту буенча үз фикерен белдерәчәк. Алдарак инде язганыбызча, референдум быел Базарлы Матак җирлегендә генә оештырыла. Җирлектә яшәүчеләр саны бер меңгә тулмаса, мондый мәсьәләләрне халык җыеннарында ачык тавыш биреп тә хәл итәргә мөмкин. Районның башка авылларында шундый җыеннар үткәрелеп, халык анда үзара салым кертү җәһәтеннән үз мөнәсәбәтен белдерде. Соңгы елларда авыл халкы бу салымны актив түли. Күп җирлекләрдә ул ел башында ук җыелып бетә. Әле бит кешеләрдән кергән үзара салым акчасына Татарстан хөкүмәте дүртләтә арттырып субсидия дә бирә (предоставляет). Бу средстволарга авылларда тормыш-көнкүрешне яхшырту буенча никадәр эшләр башкарылуы һәркемнең күз алдында. Шулай булгач, референдумда актив катнашыйк, үзара салымны вакытында түлик!

Референдум иртәнге 7 дән кичке 8 гә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев