Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак җирлегендә яшәүчеләр бүген референдумда үзара салым мәсьәләсен хәл итә

Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлегендә бүген иртәнге сәгать 7дә җиде сайлау участогы ишекләрен ачты. Референдумда тавыш биреп,халык үзара салым мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерәчәк. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, тавыш бирүчеләр исемлекләренә 4764 кеше кертелгән.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасында урнашкан 719нчы Базарлы Матак сайлау участогы – иң зур участокларның берсе. Халык тавыш бирергә иртәдән үк килә башлады. Иң беренче булып тавыш биргән Әхәт Яруллин бюллетенен урнага төшергәч, аның фикере белән кызыксындык.

– Яшерен-батырын түгел,мин үзара салымны хуплыйм, - ди Әхәт. – Тормыш шартларыбыз  әйбәт бит. Юллар елдан-ел яхшыра,район үзәге төзекләнә. Безнең өйдән ерак та түгел бик матур парк төзелде. Урамнар төнлә дә якты хәзер – баганаларда гөлт итеп  утлар янып тора. Бу эшләргә күпмедер үзебезнең өлешебезне дә кертергә кирәк икән, без моңа риза. Әйдә, авылыбыз тагын да ямьләнсен.

Ирле-хатынлы Илдар һәм Елена Вәлиевлар да үзара салымга уңай карыйлар икән.

– Халык түләгән һәр бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум бирелә икән, бу бит бик әйбәт. Иң мөһиме, бу акчалар бик кирәкле эшләргә тотыла. Әйтик, зират тирәләрен тотып алу, су линияләрен яңарту,парклар төзү – барысы да кичектергесез, әһәмиятле мәсьәләләр. Үзара салым түләп, бу эшләрдә катнашуыбызга без риза, - ди "Каенкай"бакчасында эшләүче Елена.

Наил Гайнетдинов, Ислам Шәрапов та шундыйрак фикерләр әйттеләр.

Тукай урамында яшәүче Нәриман Мөстәкыймов исә:

– Безнең урамда су белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Инде бер урынны үзебез казыган да идек,шуны һаман килеп ясаучы юк. Узара салым мәсьәләсе уңай хәл ителгәч, су прроблемасы да чишелер дит өметләнәбез,- ди.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева әйтүенчә, 10.30 сәгатькә исемлеккә кертелгәннәрнең 35 процентка якыны, ягьни 323 кеше тавыш биреп өлгергән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев