Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаган җырчы Максуд Юлдашев туган мәктәбенә очрашуга кайткан

Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаган җырчы, халыкара премияләр лауреаты Максуд Юлдашев туган мәктәбенә очрашуга кайтты.

Максуд  урта мәктәпне 17 ел элек тәмамлаган. Парта арасыннан торганга шактый вакыт үтсә дә, укытучылары, сабакташлары, мәктәп еллары гел исендә, аларны сагынып яши икән. Ул үзенә белем биргән барлык мөгаллимнәргә, бигрәк тә мәктәп директоры Луиза Абдрахмановага, сыйныф җитәкчесе Валентина Желтухинага, җыр укытучысы Фирдания Хәбибуллинага бик рәхмәтле булуын әйтте.

–Мәктәптә алган белемнәр кешегә  тормышында – профессия үзләштергәндә дә, эшләгәндә дә, гомумән, һәрвакыт ныклы нигез була икән. Мин моңа һәрвакыт инанып киләм,–ди җырчы.

Очрашуда катнашучы укучыларны ул вакытның кадерен белергә, бушка уздырмаска, тырышып укырга, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат, төпле белем алырга өндәде.

–Тормышыгызда максат куегыз һәм аңа ирешү өчен армый-талмый эшләгез, һәрвакыт үзегезне камилләштерергә, заманнан артта калмаска омтылыгыз,–дип киңәш итте Максуд укучыларга.

Ә Максуд Юлдашев үзе бүгенге казанышларына табигатьтән бирелгән таланты белән генә түгел, туктаусыз эзләнүе, үз өстендә эшләве барәбәренә дә ирешкән, билгеле. Ул хәзер Казан мәдәният институтының өлкән укытучысы. Матур баритон тавышлы җырчы опера арияләре, халык җырлары башкаруы, шулай ук ретро-репертуары белән танылды. Ул, татар һәм рус көйләрен оста башкаруы белән беррәттән, итальян, инглиз телләрендә дә җырлый. Туган мәктәбендә дә, төрле телләрдә җырлар яңгыратып, көчле алкышлар белән бүләкләнде.

Максуд берничә ел инде “Үзгәреш җиле” проектында катнашып килә. Быел әлеге концерт белән Мәскәүдә, шулай ук Америкада чыгыш ясарга җыенулары белән уртаклашты. Ул укучылар белән рәхәтләнеп аралашты, аларның сорауларына җавап бирде. Укытучылар һәм укучылар исә үз мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында шундый танылган шәхес булуы белән горурлануларын әйттеләр, Максудка зур иҗадый уңышлар теләделәр.  

Бу  чара “Бер команда бул!”  республика бәйгесе кысаларында үткәрелде. Базарлы Матак мәктәбендә әлеге бәйгедә катнашу дәверендә  кызыклы шәхесләр белән очрашулар оештыру күркәм гадәткә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев