Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Чыгарылыш кичәсе – тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Гамьсез балачак, дәресләр, тәнәфес – барысы да артта. Зурлар тормышы башлана.

 
Балачак белән хушлашу бәйрәме мәктәп директоры Луиза Абдрахманованың тәбрикләү сүзләре белән башланды. 
-     Әти-әниләр бу балаларны беренче сыйныфка әле кичә генә китерделәр төсле. Мәктәп бусагасыннан беренче тапкыр атлап кергәндә, укытучыларны тыңлагыз, үзегезне тәртипле тотыгыз дип кисәткәннәрдер, уңышлар теләгәннәрдер. Бүген чыгарылыш укучылары үзгә тормышка аяк атлау алдында торалар. Тырышмыйча гына казанышлар вәгъдә итүче әзер калып юк, көч һәм үҗәтлек куймыйча гына хезмәт баскычыннан сезне югарыга күтәрүче лифт та уйлап табылмаган. Антон Чехов “Ионыч” хикәясендә “Кеше булып калыгыз”, - дип язган. Кайда гына булсагыз да, ни генә эшләсәгез дә, намусыгызны югалтмагыз, - диде Луиза Заһидулла кыза. 
Күптән көтелгән тантана - мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатларны тапшыру башланды. Районның мәдәният йорты сәхнәсенә беренчеләрдән булып имтихан эшләреннән югары балл алган укучылар чакырылды.  Алар - медальгә дәгъва белдерүләрен дәлилләп, укытучылар өметен аклаучылар да. 29 укучының бишесе махсус үрнәктәге аттестат һәм “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә лаек булды.  Алар: район үзәгеннән Ирина Идамкина, Лиана Мәрдегалләмова, Ильяс Садыйков һәм Эльвира Шәйхетдинова һәм Хлебодаровкадан Арина Кузнецова.  

Мәктәп директоры әлеге укучыларның укуда гына түгел, ә иҗадый эшләрдә, физкультура һәм спорт буенча да алдынгы булуларын билгеләп үтте. Луиза Абдрахманова, “бишле”гә укучыларны тәрбияләгән өчен,  ата-аналарны да Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. 
Аннары башка чыгарылыш укучыларына да аттестатлар тапшырылды. Сыйныф җитәкчеләре Айдар Габдуллин, Елена Леонтьева, Илнур Фәйзуллин тормыш дигән диңгезгә мөстәкыйль юл алачак һәр укучыга да җылы сүзләрен җиткерде. Бәйрәмгә җыелучылар һәр укучыга да гөрләтеп кул чапты. Шулай да иң көчле алкышлар Демидовкада яшәүче Алексей Мизюковка булгандыр. Сәхнәгә әнисе белән менгәндә, аңа хәтта “Афәрин” дип тә кычкырдылар. Алексей мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган, тарих һәм җәмгыять белеме буенча төбәк һәм федераль дәрәҗәдә күп кенә олимпиадаларда җиңү яулаган, призлы урыннар алган. Югыйсә егет, сәламәтлегендә тайпылышлар булу сәбәпле, 11 ел дәвамында өйдә укыган. Әмма ул мәктәптән тыш чараларда һәм бәйрәмнәрдә ничек тә катнашырга тырышкан. 
Башлангыч сыйныфларда укыткан укытучыларны – Вера Красильникова, Венера Мортазина, Ләлә Гаязованы да сәхнәгә чакырдылар. Алар элеккеге укучыларын котладылар, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, күп еллар элек дәресләрендә язылган иншаларыннан өзекләр укыдылар. 
Мәдинә Гаҗиева, Камилла Гайнуллина, Булат Вәлиев һәм Яна Феоктистованың да чыгышлары тантаналы бәйрәмгә ямь өстәде. Шулай да әлеге истәлекле көндә төп артистлар чыгарылыш укучылары үзләре иде. Алар Гайдай киноларын үрнәк итеп алып, сәхнәләштерелгән тамаша да күрсәттеләр. Таныш көй, совет чоры кешеләре яттан белгән җөмләләр ата-аналар күңеленә хуш килде. Ә Артемның әнисе Альбина Савинова, иң күңелле һәм дулкынландыргыч мизгелләрне хәтергә алырга мәҗбүр итеп, малай-кызларның мәктәп тормышы турында видеоязма әзерләгән. 
Чыгарылыш кичәсендә укытучыларга, яратып, икенче әни дип эндәшкән мәктәп директорына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ә Ильяс Садыйков һәм Ранил Әхмәтҗанов хәтта аңа багышлап җыр да җырладылар. Тантанада күп котлау һәм җырларның татар телендә башкарылуы да мөһим. Югыйсә бүгенге көндә дә линейкаларны русча үткәргән татар мәктәпләре бар. Һич кенә дә тел тидермәслек итеп узып, һәркем күңелендә онытылмаслык эз калдырган әлеге чараны чыгыралыш кичәсе үрнәге дип атарга мөмкин. 
Тантаналы кичә узды! Алда олы җаваплылык сораган зурлар тормышы! Без исә сезнең юлыгызда киртәләр булмасын, авырлыклар очрамасын дигән теләктә калабыз. 
Бер көн алдан, 27 июньдә чыгарылыш кичәсе Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә үтте. Гомуми белем алу турындагы аттестатны төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшырган 29 укучы алды. Кызыл тышлы документ исә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Елизавета Шәрәфиевага бирелде. 
11 нче сыйныфны 10 укучы тәмамлап, аларның өчесе “ Укудагы аерым уңышлары өчен” медалена лаек дип табылды. Алар: Яңа Ургәгардан Илзирә Мәрдегалләмова, Базарлы Матактан Алия Мөхәммәткәримова һәм Лилия Хәлиуллина. Мәктәп директоры вазыйфасын башкаручы Гүзәлия Идиятуллина Идел буе федераль округында су полосы буенча иң яхшы капкачы булган Айгөл Фәсахова һәм “Олимпка юл” дип исемләнгән физика буенча республика күләмендә узган олимпиадада бүләкләнүче Марсель Гарифиновка аерым тукталып, җылы сүзләрен җиткерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев