Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбендә әти-әниләр тату сыйныф серләрен белә

Базарлы Матак урта мәктәбе әти-әниләр комитеты “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабында өченче урын яулады.

Лаеш районының Сокуры бистәсендә узган бәйгедә Базарлы Матак мәктәбенең 6 Б сыйныфы әти-әниләре катнашты. Педагог  Гүзәл Гаязова җитәкләгән бу сыйныф күпмилләтле. Анда татар, рус, грузин, чуаш  балалары белем ала.  Укучылар үзләре дә, әти-әниләре дә дус,тату. Зона бәйгесенә дә әти-әниләр бердәм булып бардылар. Алар әзерләгән кул эшләнмәләре һәм фоторәсемнәр күргәзмәсе, “Тату сыйныф” проекты, сәхнәдә күрсәткән чыгышлары –һәммәсе балаларга туган як тарихын өйрәтүгә, аларны кече Ватанга мәхәббәт, үзара дуслык, теләктәшлек рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. “Алтынчы”ларның әти-әниләре – ирле-хатынлы Яруллиннар, Шәраповлар, Лилуашвилилар, Равил Гайфуллин, Алсу Гыйләҗева һәм башкалар татар, чуаш, рус һәм грузин халыклары биюләре, җырлар башкарып, жюрины таң калдырдылар. Нурлат, Лаеш районнары командаларыннан гына калышып, алар алты мәктәп арасында өченче призлы урынга чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев