Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбендә яңа спорт мәйланчыгы төзелде

Тиздән Базарлы Матак урта мәктәбе ишегалдында яңа спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылачак.

Әлеге спорт корылмасы федераль программа нигезендә булдырылды. Аны төзү 2200 мең сумга төште. Яңа мәйданчыкта баскетбол, волейбол һәм башка спорт уеннары оештырырга, ярышлар үткәрергә мөмкин булачак.

Мәйданчыкның озынлыгы 30 метр, киңлеге 18 метр. Аның өслегенә резина җәелгән. Монда кичке сәгатьләрдә дә уеннар үткәрергә була- бөтен яклап яктырткычлар урнаштырылган.

Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова әйтүенчә, мондый мәйданчык турында алар күптәннән хыялланганнар. Һәм менә район җитәкчелеге ярдәме белән бу теләкләре чынга ашты- кыска гына вакыт эчендә мәктәп каршында заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев