Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенең чыгарылыш кичәсе узды

Базарлы Матак урта мәктәбендә чыгарылыш кичәсе директор Луиза Абдрахманованың татар һәм рус телләрендә матур теләкләре белән башланып китте.

 Быел унберенче сыйныфны 28 укучы тәмамлады, барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Сыйныф җитәкчеләре Айдар Абдуллин һәм Рамилә Шәмсетдинова һәр балага иң җылы сүзләрне сайладылар. Аннан соң  аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Беренче булып мәдәният йорты сәхнәсенә уку отличниклары-медалистлар – Вячеслав Буланкин, Алсу Шакирова, Ростислав Гнеденков чыкты. Кайбер ата-аналарны да рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Аларга кызлары Ләйлә БДИны югары балларга тапшырган Илнур һәм  Әлфия Шагалиевләр,  музыкаль конкурсларда, шул исәптән «Созвездие–Йолдызлык» фестивалендә күп тапкырлар җиңү яулаган уллары Рәсимнең иҗади башлангычларын күрә һәм ярдәм итә белүләре өчен Рафик һәм Наҗия Мәрдиевләр, барлык класстан тыш чараларны, шул исәптән бу кичәне оештыруга зур өлеш керткән ата-аналар комитеты рәисе Рәисә Габдуллина лаек булдылар.

Соңыннан сүз чыгарылыш сыйныф укучыларының үзләренә бирелде. Җырлар, биюләр, шигырьләр аша алар мәктәпнең педагогик коллективына һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әти-әниләр үзләре дә читтә калмады. Алар мәктәп формалары киеп видеокотлаулар әзерләп кенә калмадылар, сәхнәдә музыкаль номер белән дә чыгыш ясадылар.

Шул ук кичне  Яшьләр көненә багышланган чарада район башлыгы Александр Никошин уку алдынгыларына район советының Мактау грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев