Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матактагы 758 нче сайлау участогында референдумда катнашучылар авыл проблемаларын хәл итүгә үз өлешләрен кертәселәренә ышаналар

Район үзәгендә яшәүчеләр референдумда актив катнаша. Һәрвакыттагыча, 758 нче сайлау участогында да җанлы бүген, иртәдән килеп үз фикерен әйтүчеләр күп булды, көн дәвамында җанлылык тынмады. Биредә Сәйдәш, Кояшлы, Үзәк Усадьба һәм башка урамнарда яшәүчеләр тавыш бирә.

Күпләр фикерләрен белдергәч тә өйләренә ашыкмый, сөйләшеп тора. Без дә алардан нинди уйлар белән тавыш бирүләрен сораштык.

 

Талия белән Илнур Кыямовлар, Сәйдәш ур.: Без район үзәгендә яшибез, шунлыктан авылыбыз матур, яшәү өчен җайлы булсын иде, дибез. Бу эшкә үз өлешебезне кертүне дә хуплыйбыз. Үзара йөкләнгән түләүләр урамнарны юллы, өйләрне сыйфатлы сулы итәргә булышыр дип ышанабыз.

 

Наил Каюмов, Кояшлы ур.: Базарлы Матакта күптән яшим инде, шулай булгач, элеккеге тормышны бүгенгесе белән чагыштыра алам. Елдан ел яхшыра ул! Өйләребездә шәһәрдәге уңайлыклар бит! Тырышалар җитәкчеләр. Без дә үз өлешебезне кертергә тиештер дип уйлыйм, хуплыйм.

 

Рамилә һәм Мөсәвир Галәүтдиновлар, Сафиуллин ур.:

Урамыбыз әле яңа, иң кырыйда яшибез. Кышын безне еш кына кар баса. Әлегә хәл ителмәгән башка мәсьәләләр дә бар. Үзара салым акчасын түләгәч, аларының хәл ителәсенә ышаныч арта. Бу акчалар тормышыбызны тагын да ансатрак итүгә тотылыр дип уйлыйбыз.

 

Лилия Яруллина, Үзәк Усадьба: Безнең урамда әлегә юллар шәптән түгел, су белән дә өзеклекләр булгалый. Менә шул проблемаларны җайга саласы иде. Һәм бүгенге референдум нәтиҗәләре моңа ярдәм итсен. Без җыйган акчага дәүләт тә дүртләтә өсти бит, мондый мөмкинлектән, билгеле инде, һичшиксез файдаланырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев