Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы бәби табу йортыннан чыгучыларны бүген ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Светлана Захарова котлады

Районның 90 еллык юбилеен һәм Республика көнен бәйрәм итәргә әзерләнгән мәлдә дөньяга килгән нәни әлкилеләрне бүген бәби табу бүлегеннән өйләренә тантаналы төстә озаттылар.

Сергей һәм Надежда Прошагиннарның өченче тапкыр әти-әни булулары. Аларның 16 һәм 8 яшьләрендәге ике уллары бар. Инде менә  көтеп алган кызлары Дарья  туган.

Ә Рәмис һәм Гөлгенә Нуруллиннар әле беренче нарасыйларын кулларына алдылар. Улларына алар Юныс дип исем кушканнар.

Шунысы кызык, бу гаиләләрнең икесе дә Базарлы Матакның Дзержинский урамында яшиләр икән.

Бәхетле әти-әниләрне тормышларындагы бу сөенечле вакыйга белән котларга  кунаклар да килгән иде. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм баш табиб Светлана Одушкина аларны уллары һәм кызлары дөньяга килү белән тәбрикләделәр, балаларның имин тормышта сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләделәр, әле тагын бәбиләр алып кайтырга киңәш иттеләр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина әти-әниләргә нарасыйларының беренче документларын – туу турындагы таныклыкларын тапшырды.

Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, ЗАГС бүлегендә быел дөньяга килгән 76 бәбине исәпкә алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев