Әлки районы бәби тудыру бүлегендә үткән атнада алты малай дөньяга килгән
Яңалыклар

Әлки районы бәби тудыру бүлегендә үткән атнада алты малай дөньяга килгән

​​​​​​​Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада алты нарасый дөньяга килгән.

 

Бәбиләрнең барысы да – малайлар. Өчесе (икесе игезәкләр) – күрше Спас районыныкы. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чуаш Кичүе авылыннан Гөлкәй Сафина икенче баласын тапкан. Моңа кадәр ире Павел белән алар кызларын үстергәннәр.


Нет комментариев