Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы бәби тудыру йортында нарасыйларны тантаналы төстә өйләренә озаттылар

.

 

Буген, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, район узәк хастаханәсенең бәби тудыру булегеннән ике бәләкәчне hәм әниләрен тантаналы төстә өйләренә озаттылар.
 Сихтермә - Хузангай авылыннан Дмитрий hәм Гетта Манукяннарның кызлары Регина туган. Ә курше Спас районында яшәуче Дмитрий hәм Кристина Шиhаповларның уллары Иоанн дөньяга килгән. Нарасыйлар икесе дә- гаиләләрендә өченче бала. 
Бәхетле әти-әниләрне баш табиб Светлана Одушкина, бәби тудыру булеге мөдире Эма Шәйхетдинова котладылар. 
Бәбиләр туу сөенечен уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та килгән иде. Ул әти-әниләргә җылы теләкләрен җиткерде, буләкләр бирде, шулай ук барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде.
Район ЗАГС булеге мөдире Энҗе Хәлиуллина әти-әниләргә сабыйларының беренче документын- туу турында таныклыкларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X