Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы бәби тудыру йортыннан быел беренче нарасыйны тантаналы төстә өенә озаттылар

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бу елның беренче баласы 5 гыйнварда 11.40 сәгатьтә дөньяга килгән.

Ул – 3600 грамм авырлыктагы ир бала. Бәхетле әти-әни – күрше Спас районының Өч күл (Три Озера) авылында яшәүче Андрей һәм Ольга Ореллар.

Республиканың 100 еллык юбилее елында дөньяга килгән беренче сабыйны  өенә озату тантанасында район башлыгы Александр Никошин, баш табиб Светлана Одушкина да катнаштылар.

 

 

2017 елда хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә капиталь ремонт үткәрелде. Ул вакытта  республиканың берничә районында  бала тудыру бүлекләре ябылды. Шуннан бирле Спас районыннан авырлы хатын-кызлар безгә килеп бәбилиләр.

Андрей һәм Оляның уллары гаиләдә өченче бала булып туган. Аңа Игнат дип исем кушарга булганнар. Малайны өйдә  8 һәм 7 яшьләрдәге абыйсы һәм апасы көтә икән. Гаилә башлыгы Казанга йөреп төзелештә эшли, ә әниләре – хуҗабикә, өйдә балалар белән утыра.

Өч күл – Спас районының шактый зур авылы. “Элегрәк бездә өч мең тирәсе кеше исәпләнә иде. Хәзер 500 дән артык кеше яши. Руслар, татарлар дус һәм тату гомер итәбез. Тик менә авылда хезмәт урыннары юк. Шуңа күпләр акча эшләргә читкә йөри. Берара яшьләр шәһәргә китә башлаган иде. Әмма анда да тормыш алып бару ансат түгел бит, эшләгән бөтен акчаң кеше фатирына түләп торуга китә. Соңгы вакытта яшь гаиләләрнең байтагы авылда урнаша башлады. Балалар да күп туа. Хәзер бездә кабат урта мәктәп эшли, балалар бакчасына сабыйлар күп йөри. Менә без дә авылда төпләнеп калдык, ана капиталы акчасына йөрт сатып алдык”,–дип сөйләде безгә Андрей Орел.

Игнатны өенә озату тантаналы вакыйгага әйләнде. Шулай булмыйча, ТАССР төзелүнең гасырлык юбилее елында район бәби тудыру бүлегендә дөньяга килгән беренче нарасый бит ул. Район башлыгы Александр Никошин бәбинең әти-әнисен җылы котлады, балаларын саулыкта, иминлектә үстерүләрен теләде. Аннан ул аларга “ТАССРга – 100 ел” дигән истәлек билгесе тапшырды һәм шундый эмблема төшерелгән җылы бала киемнәре бүләк итте.

Орелларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина да тәбрикләде. Аның әйтүенчә, капиталь ремонттан соң бала тудыру бүлегендә 175 нарасый дөньяга килгән.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина исә әти-әнисенә Игнатның туу турындагы таныклыгын тапшырды.

–Мондагы шартлар миңа бик ошады. Бәби тудыру бүлеге заманча җиһазланган, уңайлы, рәхәт. Медицина персоналы да бик ягымлы. Бирегә тагын килермен дип уйлыйм, дүртенчегә дә бәби алып кайтасым килә әле. Безгә шундый җылы игътибар күрсәтүегез, тәбрикләү, бүләкләрегез өчен бик зур рәхмәт. Улыбызның шушы истәлекле юбилей елында беренче сабый булып, сау-сәламәт дөньяга килүе безнең өчен зур сөенеч. Аңа яхшы тәрбия биреп үстерергә тырышырбыз,–диде, дулкынлануын яшермичә, Оля Орел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев