Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Берничә көн эчендә кар айлык норманы тутырды

Яңа ел күп кар һәм бураннар белән килде. Берничә көн эчендә кар айлык норманы тутырды.

 Редакциягә шылтыратып, авыллар урамнарын кар басу турында хәбәр итә башладылар. Без, үз чиратыбызда, җирлек башлыклары белән элемтәгә кердек, алар тиешле чараларны күрергә ашыктылар.
Билгеле, кайчак кардан чистартучы техниканың сезнең тыкрыкка килеп җиткәнен бераз көтәргә туры килә. Чөнки, хәрәкәт тукталмасын дип, беренче чиратта үзәк урамнар чистартыла бит. 
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты Фаяз Фәттахов әйтүенчә, район үзәген кардан чистартуда быел биш берәмлек техника эшли. Болар – МТЗ-82, ЛТЗ-320 тракторлары, төягеч экскаватор, КамАЗ машинасы һәм яңа автогрейдер. 
–Республика Президентына зур бүләге өчен рәхмәт. Куәтле автогрейдер урамнарны кардан гына түгел, боздан да тиз һәм сыйфатлы итеп чистарта. Быел без карны тиз арада авылдан читкә чыгарырга тырышабыз. Әйе, кайчак трактор килгәнне бер-ике сәгать көтәсе була. Сораулар бар икән, 21-5-62 телефонына шылтыратыгыз, без һичшиксез җавап бирәчәкбез,–диде Фаяз Фәттахов.
Шуны да исәпкә алырга кирәк: җирлек хезмәткәрләре иртәнге сәгать өчтән башлап төнгә кадәр эшлиләр. Тәҗрибәле тракторчылар Раил Мифтахов, Илдар Хәмитов, Зөфәр Шәрипов, шофер Наил Хәмәтшин урамнарны җыештыруда, карт көртләрен бетерүдә беренче генә ел эшләмиләр инде. Яңа техникага машинист итеп Илһам Юлдашевны куйдык. Ул – тракторчылар династиясеннән. Күпләр юл идарәсендә эшләгән әтисе Атаҗан аганы хәтерлиләр, җылы сүз белән искә алалардыр.
Техника белән кереп булмый торган урыннар да бар, мондый очракларда кулга көрәк алырга туры килә. Андый участокларны кардан Мансур Кәлимуллин һәм аның улы Альберт чистарталар. 
Автомобиль юлларын кардан һәм боздан чистарту белән “Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы эшчеләре шөгыльләнә. Участок начальнигы Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, кар күп яуса да, юлларга көртләр салынмады. Автомобиль юлларын тәүлек әйләнәсе куәтле техника чистартып, карап тора. 
Участок баш диспетчеры Илназ Сираҗев карны җыеп читкә чыгару эшенең бер дә туктатылмавын хәбәр итте. Ике автогрейдер белән юллар читендәге кар төрттерелеп, трасса киңәйтелә. К-700 тракторы ярдәмендә трассалар янәшәсендәге кырларда кар тотыла. Моның өстенә бу эшкә тагын дүрт МТЗ тракторы җәлеп ителгән, алты юл машинасы тәүлек әйләнәсе эшләп тора. Моннан тыш Раил Сөнгатуллин һәм Айдар Гыйззәтов җитәкләгән бригада эшчеләре, көрәкләр белән “коралланып”, тимердән ясалган барьерлар, тукталышлар, павильоннар тирәсен чистарталар. Кыш башланганнан бирле юллардагы бозлавыктан котылу өчен 4,5 мең тонна комлы-тозлы катнашма сибелгән. 
Алда – февраль. Халык әйтемендәгечә, февраль буранлый да, катыра да, җылытып та ала. Димәк, әле карлар да, бураннар да булачак. Үз йорт тирәгезне кардан чистартканда ялгыз яшәүче күршеләрегезгә, бу эш инде хәлләреннән килмәгән картларга булышырга онытмагыз. 
Инвалидлар йортларына күпләп яуган кар белән “көрәшкә” тимурчылар отрядлары, волонтерлар да кушылган. Ә Ташбилгедә үз ветераннарына мәдәният хезмәткәрләре ярдәм итә икән. Рәзинә апа Хәммәтҗанова, Дания Зәйдуллина, Тәнзилә Галләмова аларга бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев