Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче почта хезмәткәрләре халыкка 100 төрле хезмәт күрсәтәләр

Бөтендөнья почта көне уңаеннан

Читләтеп булса да почта хезмәтләрен хәтерләтүче элемтә ысуллары мең ел элек үк барлыкка килгән, диләр. Ә бүген почта – әһәмияте бәяләп бетергесез дәүләт структурасы. Авыл җирендә бигрәк тә почтадан башка тормышны күз алдына китерү кыен. Элемтә бүлекчәләреннән кеше бер дә өзелеп тормый. Нинди генә хезмәт күрсәтмиләр бит биредә халыкка.

 

 

Элек-электән үк инде почта халыкны “зур дөнья” белән тоташтырып торучы урын иде. Хат-хәбәрләр, котлау открыткалары, телеграммалар, посылка-бандерольләр почта аша йөрде. Туганыңа акча салу, телефоннан сөйләшүгә заказ бирү өчен дә авыл кешесе почтага килде. Почтальоннар түбәләмә тулган сумкаларын көчкә күтәреп йорт саен газета-журналлар өләшеп йөрерләр иде.

Хәзер дә бу хезмәтләрнең һәммәсен диярлек почта башкара. Вакытлы матбугатка яздыру, корреспонденцияне  тарату почта хезмәткәрләре өстендә. Посылкалар саны да арта гына бара – бүген күпләр шактый әйберне интернет аша яздырып ала. Тик болар әле почта хезмәтләренең мөһим, әмма берникадәр өлеше генә.

Почта күрсәтә торган хезмәтләр көннән-көн ишәя. Бүген биредә коммуналь хезмәтләр өчен, салымнарны, штрафларны түләргә, кесә телефоннарына акча салырга  була. Шулай ук иминиятләштерүне рәсмиләштерергә, почта-банк хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Почтальоннар пенсия һәм субсидияләр тараталар, төрледән-төрле товарлар да саталар.

Почтаны эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы  Лидия Чуманова әйтүенчә,  аларда хәзер йөздән артык төр хезмәт күрсәтелә икән.

Бездә  бүген 21 элемтә бүлекчәсе исәпләнә. Нурлат почтампты филиалы булган район почта системасында 85 кеше хезмәт куя, аларның 55 е – почтальоннар. Почтада эшләүчеләрнең хезмәте җиңелләрдән түгел, әмма кешеләр өчен бик кирәкле. Аларга көн саен дистәләгән кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә.  Ә бу түземлек тә, сабырлык та, итәгатьлелек тә таләп итә.  Почтада башкарыла торган операцияләр нигездә акча белән бәйле, димәк, үтә дә игътибарлылык, төгәллек сорала. Кечкенә генә бер төгәлсезлекнең дә шактый проблема китереп чыгаруы мөмкин бит. Почта эшенә гел яңалыклар, өстәмә хезмәтләр кертелеп торгач, биредә эшләүчеләргә һаман өйрәнергә, яңалыкларны үзләштерергә дә кирәк. Бу тармакның кызыктырырлык хезмәт хаклары белән мактана алмавын да исәпкә алсак, почта бүлекләрендә үз хезмәтен яратучы, аңа бөтен барлыгы белән бирелгән, зур җаваплылык хисенә ия кешеләр эшләвенә шикләнәсе калмый. Аларга алга таба да халыктан рәхмәт сүзләре генә ишетеп, намус белән башкарылган хезмәтләренең күркәм нәтиҗәләрен күреп эшләүләрен телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев