Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Бибай Чаллысы авылында 26 яшьлек Гөлия Шәйдуллина алтынчы баласын тапты

Нәкь ике ел элек Бибай Чаллысына яшь гаилә Самат һәм Гөлия Шәйдуллиннарны бишенче балалары туу белән котларга барган идек.

  Аларга сабыйларын исән-сау үстерүләрен, әле тагын да артуларын теләдек. Бу теләкләребез чынга ашты – күптән түгел Шәйдуллиннарның тагын бер уллары дөньяга килде. 26 яшьлек Гөлия алты бала әнисе булды! 
Өйдә тәгәрәшеп уйнап йөргән балалар берсеннән-берсе матур, сөйкемлеләр. Аларның күплеге сизелми дә. Бернинди көйсезләнү, уенчык бүлешү, елашу юк.
–Әле кечкенә булсалар да, балаларда туганлык, бердәмлек хисләре көчле. Бер-берсен кайгырталар, олыраклары бәләкәйләргә күз-колак була, тәмлерәк әйберне һичшиксез үзара бүлешәләр. Күбәү булгач, үскәч тә бер-беренә терәк булырлар,–ди Самат. 
Ничек шулай күп бала табарга булдыгыз, дигән сорауга бер-беренә карап елмаешалар ир белән хатын. “Күңел кушуы буенчадыр инде. Алай алдан күп балабыз булыр дип планлаштырып куймадык та”,–диешәләр. Гаилә башлыгы болай дип өстәп куя:
–Һәр балабызны без Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип кабул иттек. Сау-сәламәт сабыеңны кулыңа алу нинди зур бәхет бит ул. Бала биләргә тилмереп яшәүчеләр күпме. Ул-кызларыбызның һәркайсын шатланып көтеп алдык. Барысы да тансык, кадерле, һәрберсен яратып үстерәбез,–ди ул, янына килеп сырпаланган бәләкәй Инзилне сөеп.
Балаларның олысы Илсаф өченче сыйныфта, Гөлзия беренчедә укый. Инзиләгә тиздән алты яшь тула. Салават мартта дүрт яшен тутырган. Инзил ике яшьтә. Ә нәни Илфанга әле бер ай да юк.
Бүген еш кына “Нигә бала арттырырга? Бүгенге авыр заманда...” дигәнне ишетергә туры килә. Ә заманга ни булган?
–Зарланып-уфтанып яшәүчеләрне аңламыйм мин. Эштән курыкмаган, тырыш кешегә бөтен мөмкинлекләр бар бит. Сау-сәламәт ата-ана ник әле күп бала тәрбияләп үстерә алмасын?! Аннан соң, һәр сабый үз бәхете, үз ризыгы белән туа ул,–ди күп балалы әти. 
Хәләле Гөлия иренә яратып карап, аның сүзләрен хуплап, җөпләп тора. Гомумән, нәни улын тирбәтүче яшь хатынның йөзеннән елмаю бер дә китми. Шулай булмыйча, тормышлары түгәрәк бит. Һәм барысы да үз көчләре, үз тырышлыклары белән булдырылган. 
Берничә ел элек Шәйдуллиннар әти-әниләре белән янәшәдә яңа таш йорт җиткереп кергәннәр иде. Ике катлы өй иркен, җылы. Узган ел йортны бик матур кирпеч белән тышлаганнар, җылы бәдрәф-юыну бүлмәсе ясаганнар. Өйгә тоташтырып мунча салып куйганнар, дөрес, аның эчке эшләре байтак әле. Бу хезмәтләрнең барысын да Самат нигездә үзе башкарган. Төзү, балта эшләрен бик әйбәт белә икән. Гөлия дә бик өлгер, уңган хатын.
–Билгеле, һәр эшкә акча кирәк. Аны җиткерә алмаган авыр чаклар да булды. Әмма тырышсаң җае-мөмкинлеге чыга,–дип уртаклаша ир. 
Самат үзмәшгуль булып хезмәтен алып бара. Ул урманда диләнкәләр алып, агач, утын хәзерли. Төрле зурлыкта кискән-ярган утынга сорау бик зур, ди. Йортта бер тракторлары бар иде, урман эшләре өчен узган ел тагын берне сатып алганнар.
Йорт тулы терлек-туар: берничә сыер, үгезләр, ат асрыйлар. Ел да 50 шәр үрдәк һәм каз, йөзләп бройлер алалар. Бакча тулы яшелчә үстерәләр. Елның елында бәрәңгебез ишелеп уңа, диләр. Кыскасы, табыннары мул-җитеш. 
–Балаларны эшкә өйрәтеп үстерергә тырышабыз. Кул арасына кереп, булдыра алганча безгә булышалар. Бала нәрсә ярый, нәрсә ярамыйны кечкенәдән төшенеп, тәртипкә өйрәнеп үсәргә, эшчән, тырыш булырга, әти-әнисен, олыларны хөрмәтли белергә тиеш.  Шундый тәрбия алсалар, тормышта үзләренә уңай булыр,–диләр Самат белән Гөлия.

Мәгълүм ки, республикада авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә Татарстан хөкүмәте билгеләгән бер тапкырлы түләү бирелә. 29 яшькәчә өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан хатын-кызларга түләүнең күләме 100 мең сум тәшкил итә. Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки район бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Дормидонтова сүзләренә караганда, Шәйдуллинар да якын арада әлеге түләүне алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев