Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Биш балалы гаилә өйсез калды

Биш балалы гаилә өйсез калды Янгыннан зыян күргән Ирдинкиннарга ярдәм кирәк

 

 

Бәла сорап йөрми. Иске Тахталы авылында яшәүче күп балалы Ирдинкиннар гаиләсенә дә каза көтмәгәндә килә. Бу атнаның дүшәмбесендә көпә-көндез аларның өе янып китә.

 

Авыл читендәге йортка ут иртәнге сәгать тугыз тирәсендә каба. Ялкын телләре кечерәк кенә иске агач өйне санаулы вакыт эчендә юк итә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитсә дә, торакны саклап калу инде мөмкин булмый.

–Ут электрүткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында чыккан. Өйдә ике җылыткыч мич кабызылган булган. Электр чыбыклары бик иске, алар мондый нагрузканы күтәрә алмаган,–дип аңлатты ут-күзнең сәбәбен Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов.

Аның әйтүенчә, өйдә автоном янгын хәбәрчеләре дә урнаштырылган була. Төтен чыгуга алар “телгә килә”. “Әмма, бу вакытта өйдә кеше булмаганлыктан, хәвеф турында хәбәрне ишетүче булмый”,–ди баш инспектор.

Бәхеткә, янгында кешеләр зыян күрмәгән. Иртән балаларның зурракларын мәктәпкә, бәләкәйләрен балалар бакчасына илткән булалар. Ир белән хатын да өйдә булмый.

Үзләренең исән-сау булулары сөенеч, билгеле. Әмма ишле гаилә йортсыз-җирсез, бернәрсәсез калды. Балалар да берсеннән-берсе кечкенә.

–Әлегә сабыйларны авылдагы туганнары үзләренә сыендырды. Алар балаларны карыйлар, кайгырталар. Авыл халкы да булдыра алганча ярдәм күрсәтә. Шулай да гаилә бүген гаять авыр хәлдә. Ут бит бернине дә аямый, олылар да, балалар да өсләрендәге бер кат кием белән калды. Гаилә башлыгы Олег Ирдинкин бик тырыш, булдыклы ир. Берничә ел элек ул үз көче белән зур яңа йорт сала башлаган иде. Әмма ул әле өлгереп җитмәгән. Өй төзеп чыгу өчен шактый матди чыгымнар кирәк бит,–ди Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рушания Хәбибуллина.

Гомер-гомергә шулай килгән инде: бездә халык бәлагә таручыларны ялгыз калдырмый, хәзинәдә барын бүлешә, мөмкин булганча булышлык күрсәтә, авыр хәлдә калучыларга аякка басарга ярдәм итә. Бу очракта да райондашларыбыз янгыннан зыян күргән ишле гаиләнең язмышына битараф калмастыр. Ут-күз йортсыз-җирсез калдырган Ирдинкиннарга тормыш итү өчен бүген бөтен нәрсә кирәк.

Балаларга кием-салым белән ярдәм итәргә теләүчеләр булса, гаиләдәге олы малай Радик 14 яшьтә, Димага 10 яшь, Даяна – 8, Милана – 6, Ульяна 2 яшьтә.

Билгеле, каза күргән гаиләгә акчалата ярдәм дә бик урынлы булыр иде. Матди булышлык күрсәтергә теләгән кешеләр акчаны “Әлки” фондына күчерә алалар.

Бу фондның реквизитлары:

ИНН/КПП 1606006933/160601001

Расчетный счет 40703810602330000006

Наименование банка ПАО “Ак Барс” Банк

Кор/счет 30101810000000000805

БИК 049205805.

 

Кием-салымны район социаль яклау бүлегенә китерергә була. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары аша да булышлык күрсәтергә мөмкин.

Балаларга ярдәм кулы сузыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев