Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Борискино авыл җирлегендә яшәүчеләр 1 миллион сумга якын субсидия алганнар

Борискино авыл җирлегендә сыер асраучылар (ә биредә 239 сөтбикә исәпләнә) мал тоту чыгымнарын өлешчә каплауга республикадан субсидия алганнар.

Борискинолыларга дәүләт ярдәме 923 мең 700 сум тәшкил иткән. Бу район буенча иң зур күрсәткеч.

Бер сыер асраучыларга –2300 сум, икене тотучыларга – 6600 сум, ә өч баш һәм аннан күбрәк сөтбикәләре булганнарга һәр сыерга 4300 әр сум ярдәм күрсәтелгән. Дәүләт шулай ярдәм итеп торганда  сөтбикәләрнең  баш санын арттырырга да була, дип исәплиләр Иске Әнҗерәдә яшәүче Фәргать Мәхмүтов (ул 15 сыер асрый) һәм Илшат Гатауллин (7 сыер). Борискинолылар Михаил Свежов (11 сыер), Виталий Самарин (12 сыер), Евгений Арнаков (8 сыер) та шундый фикердә.

Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина әйтүенчә, авыл халкы сөт сатуның отышлы булуын яхшы аңлый. “Элегрәк  иткә дуңгызлар асрауга өстенлек бирәләр иде. Хәзер, файдалы булуын төшенеп, сыерларны күбрәк тота башладылар”,– ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев