Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бу көнне искә алмасыннар, дисәк

Һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда Юл аварияләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. 

Быел ул 15 ноябрьгә туры килә. Бу көнне без юл-транспорт вакыйгаларында гомерләре өзелгән якыннарыбыз, танышларыбызны искә алабыз. Юл аварияләре – яшьләрнең һәм балаларның үлеменә китергән төп сәбәпләрнең берсе. Дөньяда көн саен аварияләр нәтиҗәсендә 3 меңнән артык кеше һәлак була. Елына авария корбаннары 1,2 миллион кешедән артып китә. Моның өстенә, 50 миллионга якын кеше җәрәхәтләр ала. Бу саннар артында – күпме җимерелгән язмышлар,  якыннарын югалткан әти-әниләрнең, балаларның, гомер юлдашларының, туганнарның чиксез хәсрәте. Үлүчеләрдән тыш, юл һәлакәтләрендә каты имгәнеп инвалид булып калучылар күпме! 
Быелның 10 аенда районда 10 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда бер кешенең гомере өзелгән, 11 кеше җәрәхәтләр алган. 
“Үлемгә китерүче аварияләрнең төп сәбәпләре – тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, алкоголь кулланган килеш рульгә утыру, хәвефсезлек каешларын каптырмау, җәяүлеләрнең юл аша чыкканда кагыйдәләрне санга сукмавы, пассажир баланы махсус креслода йөртмәү. Без юлга чыккан һәркемне уяу һәм сак булырга, юл хәрәкәте таләпләрен төгәл үтәргә чакырабыз”, – ди район бүлеге ЮХИДИ җитәкчесе Рәис Сафин.
Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә һәм предприятиеләрдә төрле чаралар, акцияләр үткәрәләр.       
Гомерне кире кайтарып булмый. Үзебезне һәм якыннарыбызны ел да ноябрьнең өченче якшәмбесендә искә алмасыннар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү дә җитә. Әлеге кагыйдәләр ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен түгел, безнең өчен, безнең хәвефсезлек өчен кертелгән. Моны һәркайсыбыз истә тотса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев