Кичә, 29 июльдә, 17.00 сәгать тирәсендә Чуаш Кичүендә авыл читендәге өйләрнең берсендә янгын чыга.
Ут күршедәге йортка да күчә. Нәтиҗәдә өйләрнең берсе тулысынча янып бетә, икенчесенең каркасы гына утырып кала. Каза урынына килгән янгын сүндерүчеләр ут белән төнге сәгать 2 гә кадәр көрәшәләр һәм аның тагын да таралуына юл куймыйлар.
Беренчел фараз буенча, янгынга мичләрне төзү һәм файдалану кагыйдәләренең бозылуы сәбәп булган (ут мунчадан чыккан). Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
Нет комментариев