Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чуаш Кичүе мәктәбе педагоглар командасы “Киләчәк укытучысы” бөтенроссия бәйгесе ярымфиналында уңышлы чыгыш ясады

Чуаш Кичүе мәктәбе педагоглар командасы “Киләчәк укытучысы” бөтенроссия бәйгесе ярымфиналында уңышлы чыгыш ясады.

“Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсы – “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы проектларының берсе. Аның дистанцион этабы узган елның ноябрендә старт алган иде. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 39 меңнән артык укытучы катнашкан.

Әлеге һөнәри бәйгенең бер үзенчәлеге – бергәләп эшли белгән һәм заманча алымнарны үз хезмәтләрендә кулланырга әзер булган педагоглар анда өч кешедән торган команда булып чыгыш ясый.

Чуаш Кичүе мәктәбе командасында – инглиз теле укытучысы Рузилә Низамова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Вәлиева һәм математикадан белем бирүче Рузилә Шәфигуллина. Дистанцион этапта алар педагогика, психология, үзләре укыта торган фәннәр буенча тест сорауларына җавап биргәннәр, укыту барышында килеп туа торган төрле ситуацияләрне хәл итү, катлаулы мәсьәләләрнең чишелешен табу буенча үз фикерләрен, тәкъдимнәрен белдергәннәр.

Нәтиҗәдә дистәләгән командалар арасында (бәйгедә районыбыздан да берничә мәктәп педагоглары көчләрен сынап караган) Чуаш Кичүе укытучылары ярымфиналга сайлап алынган.

Идел буе федераль округыннан катнашучылар өчен бәйгенең ярымфиналы 11-13 сентябрьдә Уфада узды. Анда Идел буеның 12 төбәгеннән 45 команда катнашты. Татарстан данын яклаучы тугыз команда арасында безнең Чуаш Кичүе педагоглары да бар иде. Алар – бердәнбер авыл мәктәбе командасы – шәһәрнекеләрдән һич калышмыйча чыгыш ясадылар.

–Командабызның көче бердәмлектә һәм тупланганлыкта. Конкурс безгә яңа идеяләр бирде, эш өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Без үзебез дә анда кызыклы идеяләребез белән бүлештек, бик күп яңалыклар белдек, яңа дуслар таптык,–дип уртаклашты Рузилә Низамова.

–Минем каенанам һәм каенатам, аларның бертуганнары шушы мәктәптә директор, завуч, укытучы булып эшләгәннәр. Ирем бу мәктәптә укыган, хәзер инде балаларым биредә белем ала. Мин Чуаш Кичүе мәктәбенә 11 нче сыйныфта килдем. Хезмәтемне бик яратам, эзләнәм, яңалыкка омтылам,–дип сөйли укытучы Гөлнара Вәлиева.

–Конкурс чынлап та яңа белемнәр, компетенцияләр тупларга мөмкинлек бирде. Аннан зур багаж белән кайттык. Тәҗрибәбезне, яңалыкларны үзебезнең райондагы коллегаларыбыз белән дә бик теләп уртаклашырбыз,–ди Рузилә Шәфигуллина. 

Чуаш Кичүе мәктәбендә 74 бала укый, аларга 20 педагог белем бирә. Әйтергә кирәк, бу мәктәп элек-электән районыбызның иң көчле уку йортларының берсе булды. “Киләчәк укытучысы” бәйгесе катнашучылары моны тагын бер кат раслады. Финалга уза алмасалар да, алар Уфада гаять катлаулы сынауларны лаеклы төстә үттеләр, үз потенциалларын күрсәттеләр.

Конкурс проекты җитәкчесе Андрей Богданцев әйткәнчә, бу бәйгедә оттыручылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев