Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чуаш Кичүе мәктәбендә элекке укытучылары Наил Мөбәрәкшин истәлегенә волейбол турниры узды

Чуаш Кичүе урта мәктәбендә элекке укытучылары Наил Мөбәрәкшин истәлегенә волейбол турниры үткәрделәр.

Гомерен балаларга физик тәрбия бирүгә багышлаган, волейбол спортында район данын яклап зур ярышларда чыгыш ясаган Наил Мөбәрәкшин, якты дөньядан иртә китсә дә, үзе турында күп якты хатирәләр калдырган шәхес.  Чуаш Кичүе мәктәбендә һәр елны аның истәлегенә волейбол турниры үткәрелә. Быелгысы да зур активлык һәм оешканлык белән узды. Анда сигез мәктәп командасы катнашты. Киеренке бәйгедә мәйдан хуҗалары ышанычлы җиңү яулады. Борискино мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев